Нокса урманындагы өмәдә 600дән артыграк кеше катнашкан

Казанның Нокса урманында төп өмә узган. Анда 600дән артыграк кеше катнашкан. Әлеге чара “Экология” илкүләм проекты максатына ирешүгә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы.

Өмә экоквест рәвешендә үткәрелгән. Анда барлыгы 154 команда катнашкан. Болар – ведомстволар хезмәткәрләре, “Будет Чисто” хәрәкәте активистлары, Рус географик җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге әгъзалары, студентлар. Шулай ук урманны тәртипкә китерү өчен гаиләләре белән килүчеләр дә булган.

Өмә барышында зарядка, концерт, гаиләләр өчен дәресләр узган, шулай ук кыр кухнясы оештырылган. Республикада яшәүчеләр өч сәгать дәвамында экосумкалар ясау буенча мастер-классларда катнашкан, урманга элеп кую өчен сыерчык оялары ясаган, чүпне аерып җыю турында лекция тыңлаган, чәй эчкән, кыр кухнясында пешерелгән карабодай боткасы белән сыйланган. Өмәдә катнашучы командалар, тирә-юньне җыештырып, калдыкларны аерып куйган. Шулай итеп, уртак тырышлык белән 118 капчык: пластиклы – 27, пыялалы –30 һәм катнаш калдыклы – 61 капчык чүп җыелган.

Исегезгә төшерәбез: “Экология” илкүләм проекты калдыклар белән нәтиҗәле эш итүгә, зур сәнәгать үзәкләрендә һаваны пычратуны киметүгә, шулай ук илебезнең тиңдәшсез үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклауга юнәлдерелгән. Илкүләм проектлар, Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.


Фикер өстәү