Бер бала, онлайн уенга кушылып, әти-әнисен 1,3 миллион сум акчасыннан мәхрүм иткән

Чебоксарда 9 яшьлек кыз, әти-әнисенең смартфоны һәм планшетыннан файдаланып, онлайн-уенга нәрсәләрдер сатып алу өчен мошенникларга 1,3 миллион сум акча күчергән. Бу хакта “РИА-Новости” яза.

30 апрельдә 33 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итеп, кызының аферистлар корбанына әйләнүе турында сөйләгән.
“Кичен гаилә башлыгының кесә телефонына банк счетын ябу турында хәбәр килгән. Бу вакытта кыз әти-әнисенең телефоны һәм планшетыннан кем беләндер видео аша сөйләшкән булган”, – дип билгеләп үтелгән хокук саклау органнарында.

Полиция мәгълүматларына караганда, бала онлайн-уенда биремнәр үтәү өчен робукслар (Roblox уен платформасында уен валютасы) тәкъдим итүче төркемгә кушылган. Валютаны алу өчен, телефон экранының фотосын төшереп, мошенникка җибәрергә, шуннан банк кушымтасына кереп, счетларны ябарга һәм акчаны, янәсе, сәүдә мәйданчыкларында кирәк-ярак сатып алу өчен, мошенниклар күрсәткән счетларга җибәрергә кирәк булган.

Икенче сыйныфта укучы кыз бала 11 тапкыр 100әр мең сум җибәргән. 460 мең сумлык кредит алып, шуның 200 меңен исраф итәргә өлгергән. Хәзерге вакытта полиция, җинаять эше кузгатып, әлеге җинаятькә кагылышлы кешеләрне эзли.


Фикер өстәү