Шойгу: “Украина Кораллы көчләре һәр көн саен берәр мең солдатын югалта”

Апрель аенда Украина Кораллы көчләренең бер тәүлек эчендәге югалтулары 1 мең хезмәткәргә җитте. Россия оборона министры Сергей Шойгу Россия Кораллы көчләре җитәкчелеге белән селектор киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китереп үткән, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Аның әйтүенчә, АКШ һәм башка союзникларының Украинадан оборонасының җимерелүенә юл куймауны, Россия Кораллы көчләре һөҗүменә каршы торуны таләп итүенә бәйле бу.
Сергей Шойгу сүзләренә караганда, ел башыннан бирле Украина армиясе барлыгы 111 мең кешесен югалткан.
Алдагы көнне Оборона министрлыгы Украина Кораллы көчләренең соңгы тәүлектә 930га якын хәрбиен югалтуы турында белдергән иде.


Фикер өстәү