Исмәгыйль хәзрәт Биккинин: «Кояш баегач тузан сөртергә, идән юарга рөхсәт ителә»

Йорт тирәсен, бакчаларны гына түгел, өебезне дә чистартыр чорга аяк бастык. Май бәйрәмнәре – күбебез өчен өй юу чоры. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу хакта бер хәдисендә: «Аллаһ матур һәм матурлыкны ярата, Аллаһ юмарт һәм юмартларны ярата, Аллаһ киң күңелле һәм киң күңеллеләрне ярата, Аллаһ чиста һәм чисталарны ярата. Шулай булгач, йорт тирәләрегезне чистартыгыз…» – дигән. Бу чисталык нидән башлана? Өй юганда нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

Сорауларга «Рөстәм» мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин җавап бирде.

– Өйне ишек төбеннән түгел, түр башыннан юа башларга кирәк, диләр. Бу нәрсәгә бәйле?

– Бу бернинди рухи якка да бәйләнмәгән, шул рәвешле йортны җыештыру уңайлы булганга күрә кергән гадәт. Элеккеге авыл йортларын күз алдына китерсәк, аның һәрвакыт түре, мич ягы, чиста ягы булган. Мондый йортны җыештыруның иң кулай юлы – түр башыннан җыештыра башлау. Булган тузанны бусаганың теге ягына чыгарганнар. Җыелган пычракны өй буйлап өстерәп йөрмичә, бусагандан алып чыгып китәргә бер сәбәп. Элегрәк идәннәр агач иде. Идән кибү ягыннан да аны түр башыннан бусагага кадәр җыештыру отышлырак.

– Җомга көнне өй җыештыруга да ачыклык кертсәгез иде.

– Халкыбызда җомга көн ул – бәйрәм көн, бәйрәм көнне эшләргә ярамый дигән гыйбарә бар. Чынлыкта җомга көнне ураза тотарга рөхсәт ителми. Ник дигәндә, җомга көннең үзенең бер хакы бар. Ул көнне без сый-хөрмәт әзерлибез, кунаклар каршы алырга, гаиләбезгә төрле тәм-томнар пешерәбез. Эшләргә рөхсәт ителә. Хәтта Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Кайчан сезне азан белән җомга намазына чакыралар, сәүдәләрегезне, эшләрегезне калдырып, Аллаһны искә төшерергә, гыйбадәт кылырга мәчетләргә юнәлегез. Җомга намазын үтәп бетергәч, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен, нигъмәтен, ризыгын эзләп, дөнья буйлап таралыгыз», – дигән. Шуңа күрә динебездә җомга намазына кадәр дә, җомгадан соң да эшләргә рөхсәт ителә. Шул ук вакытта йортны чистарту, себерү мәсьәләсендә дә тыелуның бер хикмәте бар. Ник дигәндә, уңган хуҗабикәләр йортны җомга көнне түгел, пәнҗешәмбе көнне үк пакьләп куя. Шул ук көнне мөселман кеше мунчасын керә, тәһарәтен яңарта, чиста киемнәрен әзерләп куя. Болар бар да җомга намазына кадәр зекергә, Коръән укырга, дөнья кылырга???? вакыты калсын өчен эшләнә.

(акцент) Җомга көнне догалар кабул була торган бер сәгать бар. Шуңа күрә мөселман бу көнне көн дәвамында дога кылырга тырыша. Җомга көнне салаватлар уку да хәерле. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Кем миңа күбрәк салаватлар укыса, шәфәгать итәчәкмен», – дигән. Бу көннең тагын бер тәртибе: җомга көнне без мәчетләргә алданрак барабыз. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Кем мәчеткә җомга намазына алданрак барып утырса, шул дөяне корбан чалган рәвешендә булачак, җомгага тагын да якынрак вакытта булса – сыер, тагын да якынрак булса, сарык чалган, аннары тавык чалган, хәтта йомырканы корбан итеп китергән рәвештә булачак», – дигән. Җомга көнне өй җыештырырга ярамый дигән сүз әнә шуларны истә тотып кына әйтелгән. Чынлыкта моның бер гөнаһы да юк.

– Өй жыештырганда, җомга вакыты дип, эшне туктатып торабыз. Болай итү мәжбүриме?

– Әлбәттә, әгәр дә хатын-кызларга кагылышлы булса, ул мәҗбүри. Әйтик, шул ук өй җыештырырга тотынган икән, җомга вакытында ул эшне туктатып торырга тиеш. Ник дигәндә, өйлә намазын укырга кирәк. Икенче яктан бу җомгага бер хөрмәт күрсәтү дә булып тора. Әмма бу мәҗбүри түгел. Җомга турысында эштән туктап тормасаң, гөнаһ та булмый. Бу очракта фәкать бер нәрсә – өйлә намазын үтәү генә мәҗбүри. Ә ир кешеләргә җомга намазын үтәүгә барып терәлә. Җомга намазын үтәү – ир кеше өчен фарыз. Пәйгамбәребез хәдисендә: «Әгәр кеше бер сәбәпсез рәттән өч җомганы калдырса, ул вакытта Аллаһы Тәгалә аның калебенә тамга салып куя», – диелә. Шул сәбәпле ул хаклыктан ерагая башлый, күңелендә гафиллек уяна. Шул сәбәптән без җомга намазына аерым өстәмә бер игътибар күрсәтәбез.

– Ә гает көнне өй җыештырырга ярыймы?

–  Гает көнне өйне җыештырырга рөхсәт ителә. Әмма монда зурлап өй юулар турында сүз бармый, билгеле. Бәйрәм көнне өйне тәртипләп кую күздә тотыла. Без Ураза һәм Корбан гаетен болай да хезмәттә үткәрәбез. Хуҗабикәләр тәмле ризыклар пешерә, ир кешеләр фитыр сәдакасы тарата, мәчеткә бара. Корбан гаетендә корбан чалабыз. Шул рәвешле олы бәйрәмнәребез эштә уза. Әлбәттә, әгәр кеше, дөньяви эшләрен читкә куеп, бу көнне күбрәк якыннары белән уздырса, туганнарының хәлен белсә, бүләкләр таратса, ул вакытта бу гаетне зурлау булачак.

– Кояш баегач, идән юган суны ташларга ярамый, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

– Юк, дөрес түгел. Кояш баегач, идән юган суны, бисмилла әйтеп, ташларга рөхсәт ителә. Әмма теләсә кая түгел. Юкса, авыл җирендә кайберәүләр идән юган, савыт-саба юган пычрак суны урам уртасына ук чыгарып түгә. Ул бит аннары чир, зәхмәт җыя торган урынга әйләнә. Аннары кич ул – җеннәр тарала торган вакыт. Кояш баегач, су түгәргә ярамый дигән сүз пычрак су җеннәр өстенә түгелмәсен өчен дә әйтелгән. Кич белән идән юган суны канализациягә агызсак, бернинди гөнаһы юк. Ислам динебез пөхтәлекне ярата. Мөселманның бер нигезе – әдәп булса, икенчесе булып чисталык тора.

– Кояш баегач, тузан сөртергә, өй жыештырырга ярыймы?

– Кояш баегач тузан сөртергә, идән юарга рөхсәт ителә. Бу эшләрне көндез эшләп куйсаң яхшырак, билгеле. Көн буе эштә булган кешенең йорт пакьләү мәшәкате кичкә кала, билгеле һәм моның бер гөнаһы да юк. Кояш баегач, өй җыештырсаң, тузан сөртсәң, ниндидер бәхетсезлек килә, йорттан бәрәкәт китә дигән сүзләр исә – ырым-шырым гына. Ислам дине тискәре ырымнарны инкарь итә, яхшы юрауларны, киресенчә, хуплый. Шуңа күрә без тормышыбыздагы һәрбер мәсьәләне хәерлегә юрарга тырышабыз.

– Өй юганнан соң, киемнәрне сул ягы белән эләргә кушалар. Имеш, мәрхүмнең киеме генә уң ягыннан эленергә тиеш. Бу да – ырым-шырым гынамы?

– Безнең ислам динендә һәрбер эш уң як белән башкарыла. Аяк киемен кигәндә дә уң аяктан, йорттан чыгып киткәндә дә уң аяктан атлап чыгып китәбез. Фәкать бәдрәфкә генә сул аяктан атлап керергә кирәк. Керне элгән вакытта да эшне уң яктан башласак, уң кулыбыз алдан барса, керне уң яктан элсәк, ул пәйгамбәребез сөннәтенә туры киләчәк. Мәетнең киеменә килгәндә, соңгы арада аңа карата, дөрестән дә, тискәре фикер тарала башлады. Аның да нигезе бар. Йогышлы чир белән үлгән булса, мәрхүмнең киемнәрен яндырырга, күмәргә кирәк. Калган очракта аның киеменә, әйберләренә карата башка бернинди искәрмәләр дә юк.


Фикер өстәү