Рөстәм Миңнеханов Гамбия Президенты Адама Бэрроу белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гамбия Президенты Адама Бэрроу белән Банжул шәһәренә визиты кысаларында очрашты.

«Россия Федерациясенең Африка дәүләтләре белән мөнәсәбәтләре һәрвакыт конструктив юнәлештә үсеш алды. Бу хезмәттәшлекне алга таба үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр бар. Татарстан үз чиратында Россия — Гамбия мөнәсәбәтләре кысаларында Сезнең ил белән хезмәттәшлек итәргә тели», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында.

ТР Рәисе кыскача республика, аның икътисадый һәм сәнәгать потенциалы турында сөйләде.

Очрашуда шулай ук хәзерге шартларда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы саммитын үткәрүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар.


Фикер өстәү