Суд «Алабуга» хезмәткәрен СИЗОга җибәрде

Чаллы шәһәр суды «Алабуга»ның 32 яшьлек хезмәткәре Самир Мостафаевны сак астына җибәрде, аны аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр. Бу хакта Бизнес Online хәбәр итә.

«Алабуга»ның өлкән инженеры СИЗОда 2024 елның 3 июленә кадәр булачак.

Элегрәк «Алабуга»ның өлкән инженерын 2,5 миллион сумлык ришвәт алуда шикләнеп тоткарлаганнар иде.

Акча тапшыру ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе оперативниклары контролендә булды. Очрашу Түбән Кама һәм Тукай районнары арасында заправкада узган.

Мостафаевны тоткарларга чыккач, ул үзенең автомобилендә җинаять урыныннан качарга тырышып караган, дөрес берничә минуттан кырда туктатылган.


Фикер өстәү