Җәйнең иң мөһим 3 җиләген һәм аларның файдалы үзенчәлекләрен атаганнар

Белгеч бу җиләкләрне нәрсәгә алыштырып булуын аңлаткан.

Медицина үзәге җитәкчесе Екатерина Терентьева “МедикФорум” хәбәрчесенә җәйге чорда иң файдалы җиләкләрне атап үткән. Алар нибары өчәү генә.

Беренчедән, караҗиләк (черника). Андагы витаминнар һәм антиоксидантлар ашказаны-эчәкләрдә ялкынсынуга каршы көрәшергә ярдәм итә. Күк җиләк (голубика) да ялкынсынуга каршы көрәшә, ашкайнату органнарына уңай йогынты ясый. Шул ук вакытта бактерияләрне юк итү үзенчәлегенә ия.

Мүк җиләге С витаминына бай булганлыктан, иммунитетны ныгыта. Шулай ук инфекцияләргә каршы көрәшә, җәрәхәтнең тиз төзәлүенә ярдәм итә. Шул ук вакытта сидек кудыру үзенчәлегенә ия.

Әмма болар – кыйммәтле җиләкләр. Табиб-диетолог Василиса Пономарева берочтан аларны нәрсәләргә алыштырып булуын да аңлатып үткән.

Гранатка. Әлеге җимеш антиоксидантларга (С витаминын һәм таниннарны кертеп) бай. Бу матдәләр иммунитетны ныгыта, ялкынсынуны бетерергә ярдәм итә.

Яшел тәмләткечләргә (шпинат, петрушка). Витаминнар, антиоксидантлар һәм минераллардан тора. Алар да иммунитетны ныгыта.

Әстерхан чикләвегенә. Антиоксидантлардан тыш, файдалы май кислоталары һәм башка туклыклы матдәләре бар.

Сарымсакка. Микробларны юк итеп, иммунитетны ныгытуга ярдәм итә.

Сыйфатлы кара шоколадка. Күзәнәкләрне зыян килүдән саклый, кан әйләнешен яхшырта.

Кызыл борычка. С витаминына һәм ялкынсынуга каршы капсаицин матдәсенә бай.


Фикер өстәү