Авыл хуҗалыгы министры: «Салкыннарның уҗымнарга зыяны юк, киресенчә, файдага гына»

Бу көннәрдәге суыклар планнарны берникадәр үзгәртергә мөмкин, ләкин артык хафаланырга кирәкми. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистлар белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.

–  Инде кайбер районнарда арпа, рапс, күпьеллык үләннәр һәм башка культуралар тишелеп килә иде. Аларга суыклар берникадәр тәэсир итте, башлары бераз саргаеп китте. Уҗымнарга зыяны юк, киресенчә, файдага гына. Язгы культураларга да начар тәэсире булмас, дип өметләнәбез. Кабат чәчәргә туры килгән очракта да, бик аз булачак. Республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә 8–12 градус салкыннар күзәтелде. Минзәлә, Актаныш районнары хуҗалык җитәкчеләре белән элемтәдә торабыз. Әлегә күзәтәбез, төгәл мәгълүматлар атна ахырында булачак. Көннәр җылытып җибәреп, яңгырлар яуса, бик яхшы булыр иде, – диде министр.

Быел беренчеләрдән булып чәчүгә Яңа Чишмә, Чистай, Чүпрәле, Түбән Кама һәм Аксубай районнары керешкән. Хәзерге вакытта инде барлык районнарда да эшләр тулы куәтенә бара. 6 майга булган мәгълүматлар буенча, 684,2 мең гектарда язгы культуралар чәчелгән. Бу – планның 38 проценты дигән сүз. Быел чәчүлек мәйданнары, узган елгы шикелле үк, 2,7 млн гектарны тәшкил итәчәк.

– Кыш явым-төшемгә бай булды. Республиканың Гидрометеорология хезмәте мәгълүматы буенча, ноябрьдән алып мартка кадәр 276 мм явым-төшем яуган, бу норманың 170 процентын тәшкил итә. Күпчелек районнарда җир туңмады, шуңа күрә туфрак дым туплый алды. Җылы апрель дә уҗымнарның хәленә уңай йогынты ясады, – диде Марат Җәббаров.

Инде чәчү эшләрен төгәлләгән хуҗалыклар да бар. Болар: Мөслим районының «Исламов» хуҗалыгы, Буа районының «Алан» һәм «Агронур» җәмгыятьләре. Моннан тыш, республиканың биш хуҗалыгында эшләр 80 процентка төгәлләнгән.

 Акча-макча

Башка өлкәләрдәге шикелле үк, аграр тармакта да чыгымнар елдан-ел арта. Әйтик, быел аграрийларның чыгымнары 3 млрд сумга күбрәк булган. Узган ел игенчелек өчен 76,1 млрд сум кирәк булган булса, быелгы фаразлаулар буенча 79 млрд сум акча тотылачак.

Брифингта катнашкан Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова сүзләренчә, республиканың аграр тармагына 7,7 млрд сум акча юнәлдерелгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 6 процентка күбрәк. Аларның 7,5 млрд сумы – ташламалы кредит бирү программасы кысасында.

– Безгә мөрәҗәгать итүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең ихтыяҗлары тулысынча канәгатьләндерелә. Язгы кыр эшләренә 56,7 млрд сум акча бирелде, – диде Ләлә Кудерметова.

Ашлык запасы

Орлыклар белән тәэмин итүдә авырлыклар юк. Киресенчә, хуҗалыклар быел үз илебездә җитештерелгән орлыкларга күбрәк өстенлек бирә башлаган. Әйтик, моңа кадәр тулысынча чит илдән алып кайтып чәчелгән шикәр чөгендеренең ун проценты быел үзебезнең илнеке. Кукуруз – 68, көнбагыш 46 процентны тәшкил итә.

– Бөтен орлыклар да вакытында кайтып бетте. Бөртекле, бөртекле-кузаклы культура орлыклары белән тәэмин ителеш 136 процентны тәшкил итә, – диде Марат Җәббаров.

Министр сүзләренчә, әлеге вакытта республика элеваторларында 1,3 млн тонна ашлык запасы бар. Аларның 430 мең тоннасы 2022 елдан калган булса, 899 мең тоннасы – узган елныкы.

– Авыр булса да, бөтенләй чәчүгә чыкмаган фермер хуҗалыклары юк. Дөрес, кемдер, бөртеклеләрдән китеп, майлы культуралар чәчә, кемдер – терлек азыгы гына. Ашлык бәяләренә килгәндә, үзгәреш юк. Бүген өченче класслы бодайның 1 тоннасы 10500 сумга, дүртенче класслысы 8200 сумга сатыла. Киләчәктә ашлык бәяләре ничек булыр, анысын алдан әйтеп булмый. Без өметләнүен өметләнәбез анысы. Сату ягын да карыйбыз. Быел аграрийларга ярдәм йөзеннән, сатылган ашлыкка 388,5 млн сум акча бүлеп бирелде. Узган ел 982 млн сум иде. Ит һәм сөт бәяләре дә начар түгел. Терлекчелеккә дә ярдәм күрсәтелә, – диде Марат Җәббаров.

Кадрлар кытлыгы

Министр кадрлар кытлыгына да тукталды. Аның сүзләренчә, язгы кыр эшләрен башкарып чыгар өчен үзебезнең эшчеләр генә җитми. Шул сәбәпле республикага өстәмә рәвештә 1 мең кешене җәлеп иткәннәр. Болар арасында студентлар да, башка төбәктән килүчеләр дә бар.

– Терлекчелеккә тагын 300ләп кеше кирәк. Кызганычка, республикада үз кадрларыбыз җитми – кайдадыр хезмәт хаклары аз, кайдадыр эшләү шартларыннан канәгать түгелләр. Һәр очракның үз сәбәбе бар, – диде ул.

Министр әйтүенчә, бу проблеманы һәр хуҗалык үзе хәл итә. Кемдер, әйтик, торак белән җәлеп итә.

– Бу – ел да кабатлана торган проблема. Авыл хуҗалыгында эшләүче ир-егетләргә мобилизациядән бронь бирү мәсьәләсенә килгәндә, монда кагыйдәләр бөтен кешегә дә бертөрле. Сезонга бәйле аерым броньлау юк, – диде Марат Җәббаров.

 


Фикер өстәү