Авыртуны баса торган популяр даруның сәламәтлеккә зыян салуы турында кисәткәннәр

Теге яки бу төш авыртканда күпләребез бик еш куллана торган “Ибупрофен” даруы тән тиресендә төрле чирләр китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта “Российская Газета” Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы хатындагы мәгълүматларга таянып яза.

Министрлыкта “Ипупрофен”ны куллану буенча инструкцияләргә үзгәрешләр кертү зарурилыгы турында әйтелгән. Шул рәвешле “Возможные нежелательные реакции” бүлегендә тән тиресендә каты авырулар китереп чыгу куркынычы турында мәгълүматны өстәргә тиеш булачаклар. Анда дерматит, Стивенс-Джонсон синдромы, DRESS-синдром кебек тән тиресе авырулары күрсәтеләчәк.

“Ипупрофен” стероидлы булмаган ялкынсынуга каршы дарулар төркеменә керә. Аны авыртуны басу, тән температурасын төшерү, буыннарда һәм умырткалыкта ялкынсыну авыруларын бетерү өчен кулланалар. Дару сәдәф, капсула, гранула, гель, суспензия, порошок, ректаль суппозитарий рәвешендә һ.б. эшләп чыгарыла. Дару яшәү өчен иң кирәкле дарулар исемлегенә керә.

“Российская Газета”га “Росздравнадзор”ның матбугат хезмәтеннән сөйләп үтелгәнчә, “Ибупрофен”ның тән тиресендә каты авыруларга китерү куркынычын Европаның дарулар буенча агентлыгы билгеләгән. Белгечләр әйтүенчә, препарат мондый авыруларны сирәк кенә китереп чыгарса да, аны саклык белән кулланырга кирәк.


Фикер өстәү