Матюшино авылы янында “Хәтер бакчасы” акциясе узган

Лаеш районы Матюшино авылы янында “Экология” илкүләм проекты кысасында “Хәтер бакчасы” (“Сад памяти”) халыкара акциясе үткәрелгән. Бу хакта Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хәбәр итә.

Акциядә волонтерлар, шулай ук министрлык хезмәткәрләре катнашкан. Алар 3 гектар мәйданда агачлар утырткан.
Быел Татарстанда барлыгы 1,5 миллион агач үсентесе утырту күздә тотыла. “Сад памяти” акциясе турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән проектның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, республикада соңгы дүрт ел эчендә акциядә 83 мең кеше катнашкан. Алар барлыгы 3,5 миллион агач утырткан.
“Экология” илкүләм проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәсен яхшыртуга, зур сәнәгать үзәкләрендә һавага чыгарыла торган пычрак матдәләрне киметүгә, шулай ук илнең тиңдәшсез үсемлекләр һзм хайваннар дөньясын саклауга юнәлдерелгән. Илкүләм проектлар Россия Президенты Аладимир Путинның карары нигезендә 2019 елдан бирле тормышка ашырылып килә.


Фикер өстәү