Машинаның тышкы “кыяфәте” яңартылган, шулай ук техник яктан яхшыртылган.
“Aurus” компаниясе Владимир Путинның Россия Президенты вазыйфасына керешү тантанасына төп лимузины – “Senat”ның яңартылган вариантын өлгерткән. Бу хакта “Известия” яза.
Яңа “Aurus”ның “тышкы кыяфәте”, кузовының алгы һәм арткы өлешләре бизәлеше, радиаторының рәшәткәсе, яктырткычлары, капоты (җиңел алюминийдан) үзгәртелгән,
Шулай ук төнлә күрү функциясе белән арткы көзге, тирә-юньне күзәтеп бару өчен өстәмә камералар, йөртүченең ни дәрәҗәдә алҗуын контрольдә тоту камерасы, яңа акустика системасы, NAMI MM-System мультимедиа системасы өстәгәннәр. Моннан тыш руль колонкасын, идарә органнарын, трансмиссия, тормоз, ягулык килү системасын һ.б. яхшыртканнар.