Сугыш ветераны: «Тормышны яратып яшәргә кирәк»

79 ел узып киткән. Әмма йөрәк яралары әле дә төзәлмәгән кебек. Өлкәннәр, сугыш турында сөйләү түгел, ул хакта уйлыйсы да килми, ди. Бераз хәлләрен белешеп, ипләп кенә сөйләшкәннән соң, хатирәләр яңарталар. Араларында ул чакларны бик яхшы исендә тотучылар да бар. Кайберәүләр инде сорауларга төгәл генә җавап та бирә алмый. Әмма аларның барысын да бердәмлек, туган илне ярату, аны чит-ятларга тар-мар иттермәү берләштергән.

Бөек Ватан сугышын үз күзләре белән күргән ветераннар бүген ничек яши? Тормышларыннан канәгатьме алар? «ВТ» журналисты күңелләрендә тарих сандыгын йөртүчеләр белән сөйләште.

Нургали Мәҗитов Баулы районының Исергәп авылында дөньяга килә. Сугыш башланганда, аңа 16 яшь була. Башта колхозда эшли. 1943 ел башында егет фронтка китә. Ул зенит артиллериясенә эләгә. Витебск шәһәренә керү юлында фашистларның утыз меңлек төркеме камалышта кала. Немецлар кара болыт булып ыргыла, бик каты сугышлар була. Дошман солдатлары, өметләрен югалтып, зур төркемләп бирелә башлый. Нургали хезмәт иткән зенитчылар полкы ул көннәрдә дүрт йөздән артык фашистны әсирлеккә ала. Нургали Балтыйк диңгезе илләрен азат итүдә катнашып, Кёнигсбергка кадәр барып җитә. Күптән көтелгән Җиңү көнен биредә каршы ала. Биш медаль кавалеры Нургали Мәҗитов өчен хәрби хезмәт төгәлләнми әле. Аны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр, ул Маньчжур тауларында күпсанлы бәрелешләрдә катнаша. Нургали туган авылына 1950 елда гына әйләнеп кайта.

– Әтиемә 99 яшь тулды. Үз акылында, шөкер, бик рәхәт тормышта яши. Әтине кадерләп кенә торабыз. Без өч бала үстек. Әниебез генә озак яши алмады. Моннан 17 ел элек 75 яшендә арабыздан китте, – ди Нургали абыйны тәрбияләп яшәүче кызы Розалия.

 Габделхак Җиһаншин – Чирмешән районында яшәүче бердәнбер сугыш ветераны. Кызы Рәшидә һәм кияве Харис тәрбиясендә Чогадай авылында гомер кичерә. Аңа – 98 яшь.

– Әтиебезне 1943 елда 17 яше тулгач сугышка алалар. Бер елдан Финляндия янәшәсендә яралана. Госпитальдә дәвалана. Әтине башка җиргә күчерәләр. Ул элемтәче булып хезмәт итә башлый. Җиңү көнен Латвиядә каршы ала. Әмма туган якка бары тик 5 елдан соң гына әйләнеп кайта, – дип сөйли кызы Хәтимә. – Без биш бала идек. 2012 елда бер энебез юл фаҗигасендә вафат булды. Әниебез моннан 16 ел элек 78 яшендә үлеп китте. Әтиебезне күз карасыдай сакларга тырышабыз. Әмма күрәчәк тә бар шул, бот сөякләре сынып, операция кичерергә дә туры килде аңа.

Әлки районының бердәнбер сугыш ветераны Түбән Әлки авылында яши.  Хаҗим Фәхретдиновка 100 яшь тулган. Дөрес, паспорты буенча әле бер ай вакыт бар. Әмма чын туган көнен 20 апрель дип саныйлар. Кызы Кәрибә апа, әтинең туган көнендә Коръән ашы уздырырга дип торабыз, ди.

Хаҗим абыйга, сугыш башланганда, 17 яшь була. 1943 елда фронтка китә. Суслонгер лагерена эләгә ул. Биредә 7 ай тилмерә. Ачлык та кичерә, кыйнала да. Биредә бик күпләр һәлак була. Хаҗим абыйга моннан котылу насыйп була. Инде ветеран бу хәлләрне искә төшермәскә тырыша. Йөз ел гомерем сизелми дә узды, дип әйтә.

– Әтиебез сугыштан бер аяксыз кайтты. Гомере буе култык таягы белән йөрде. Хәзер инде арбада, – ди кызы Кәрибә. –  Әти Әсмабикә исемле кызга өйләнә. Аларның алты балалары туа. Җиденчесе тугач ук үлә. Сигезенче баласын тапканда әни дә, бала да үлеп китә. Шулай итеп, әти алты бала белән тол кала. Ялгыз озак яшәми, күршесе Мөслимәгә өйләнә. Без аңа «әни» дип әйтеп үстек. Безнең тагын 4 туганыбыз туды. Хәзер инде җидәү генә калдык.

Мөслимә апаның вафатына да 6 ел булган.

– Әнигә без бик рәхмәтле. 32 яшемдә ирем үлде. Балаларым белән тол калдым. Башка кияүгә чыгуны уйламадым да. Әти белән әни янәшәсендә булдым, – ди 67 яшьлек Кәрибә апа. – Әти белән 7 ел бергә яшибез. Ул бик тә тәртип ярата. Гомер буе шундый булды. Әле дә арба белән бакчага чыгып чүпләр утый, урамда бер генә чүп үлән дә үстерми. Аягым юк дип уфтанмады, эштән качмады, колхозда да эшләде. Авыр чакларда авыл кешеләренә ярдәме күп тигән булган. Менә хәзер бик күпләр, килеп, рәхмәт әйтә. Әти урамга чыгып утырса, безнең яннан берәү дә эндәшмичә узып китми. Машиналарын туктатып, хәл беләләр, әти белән килеп сөйләшәләр. Җәен бакчада инде ул. Үзенә кирәкле витаминнарны ашый. Авырыйм дигәне дә юк. Зарлана да белми. Тормышны бик яратып яши.

Ютазыда гомер итүче Мөхтәрәмә Хәйретдиновага быел 105 яшь тула. Үз бәхетен урау юллар аша тапкан әбекәй картлыгын матур үткәрә. Кызы Гөлнара белән яши. Үз акылында, хәтере дә яхшы. Үткәннәрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирә, бүгенгене дә яхшы аңлый.

– Әни Азнакай районының Кәкре Елга авылында күпбалалы гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килгән. Мәктәптә бик яхшы укыган. Җиде класс белеме булгач, районга эшкә җибәргәннәр. Башта орлык лабораториясендә лаборант була, аннан аны мөдир итеп билгелиләр. 1943 елның 10 гыйнварында әнигә, сугышка чакырып, повестка килә, – ди кызы Гөлнара. – IV Украина фронты артиллерия полкында хезмәт итә ул. 1944 елда Киев янында каты бәрелеш була. Ул чакта әни авырый. Температурасы күтәрелә. Иптәшләре, аны бер өйдә калдырып, окоп казырга китә. Тик әни түзми, таң алдыннан аларга килеп кушыла. Шунда алар чолганышта кала. Исән калган ун кешене әсирлеккә алалар. Әни Германиядәге хәрби әсирләр лагерена эләгә. Иртән эшкә алып китәләр, кичке якта лагерьларына кайтаралар. Анда кайткач та тик утыру юк. Идән юдырталар, кухняда эшләтәләр.

Бервакыт Мөхтәрәмә чүплектә актарынган ир-атны күреп ала. Күзләр очраша. Якташын, машина-трактор паркы мөдирен танып, тавышсыз гына елый ул. Бу ирне ташламый кыз. Ризыктан өзми. Күреп алсалар, үтерәчәкләрен дә аңлый. Әмма күңеле кушканча эшли. Бервакыт аны немец хатыны хезмәтче итеп үзләренә алып китә. Җиңү көнен дә анда каршылый ул.

– Әни авылга көзен генә кайта. Әмма әсирлектә булган өчен аңа «хыянәтче» дигән тамга сугыла. Гел күзәтү астында була. Аны беркая да эшкә алмыйлар. Чарасызлыктан Үзбәкстанга чыгып китә ул. Анда балалар укыта. Әмма сагынуга түзә алмый. Ялга дип кайта да, авырып, китә алмыйча кала, – ди кызы. – Әни мине бик соң, 48 яшендә генә таба. Миннән соң тагын бер тапкыр бәбигә уза әле ул. Тик ул бала төшә. Әнигә Аллаһы Тәгалә михнәтен дә, рәхәтен дә өеп бирде. Ә мин «әни» дип әйтә алуыма сөенәм. Озак яшәве минем бәхеткә аның. Әниемнең янәшәсендә бик рәхәт.

 


Фикер өстәү