Кшивулькада Кышлау егете ята

Бөек Ватан һәм Икенче Бөтендөнья сугышында Европа илләре территориясендә ятып калган Татарстан сугышчыларының исемнәрен барларга һәм язмышларын ачыкларга. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2016 елның апрель аенда  Фәннәр академиясенең Тарих институтына әнә шундый бурыч йөкли.

Бу йөкләмәне үтәү йөзеннән, беренче булып, тарих фәннәре кандидаты Алексей Бушуевның «На Сувалкском рубеже» китабы дөнья күрде. Польшадагы туганнар каберлекләрен тикшерү нәтиҗәсендә ул 921 кешенең исем-фамилиясен ачыклый. Алар арасында якташларыбыз да бар.

Сувалки

Канкойгыч сугыш инде ахырына якынлашып килә. Әмма Көнчыгыш Пруссиягә һәм Германиягә үтәр өчен совет сугышчыларына әле Польшаны азат итәргә кирәк.

1944 елның июленнән 1945 елның маена кадәр барган бу бәрелештә 600 меңнән артык кеше һәлак була, 1 млн 400 меңе яралана. Бүген Польша территориясендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган совет сугышчылары җирләнгән урыннар якынча 500дән алып 700гә кадәр исәпләнә.

Саннар төгәл түгел, чөнки әле бүген дә күчереп күмүләр, зиратларны эреләндерү дәвам итә. Китап авторы әйтүенчә, монда сугышчыларның күбесе исемсез ята.

1945 елның маенда хәрби хәрәкәтләр туктатылганнан соң, немец гаскәрләреннән азат ителгән территорияләрдә һәлак булган солдатларның җәсәдләрен җир куенына тапшыру өчен махсус командалар оештырыла. Европа илләрендә дә хәрби мемориаллар пәйда була. Соңыннан карап һәм чистартып тору өчен  алар җирле хакимият карамагына тапшырыла. 1950–1980 елларда Польша хакимияте бу гамәлне дәвам итә. Идеология ягыннан да әһәмияте зур була аның: Европа халыкларын нацизмнан азат итүдә Кызыл Армиянең ролен тагын бер кат ассызыклый. Кызганыч, ул вакытта да бик күп каберләр исемсез кала. Әмма кайбер энтузиастлар аларны ачыклау буенча эшне бүген дә туктатмый. Шул җәһәттән бу китап та әтиләре, бабалары, туганнары Польшаны азат иткән, аларның кайда күмелгәнен белергә теләгән кешеләр өчен бик кирәкле. Чөнки анда барлык мәгълүматлар да язылган.

Алексей Сергеевич Польшага 2018 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты фәнни хезмәткәрләре төркеме белән килеп чыга.

– Ул вакытта без шактый гына хәрби мемориалларда булдык, – дип искә ала ул. – Тикшеренүләр өчен Сувалки шәһәрендәге зиратны сайлап алдым. Үзенә күрә сәбәбе дә бар. Татарстан АССРның Бөгелмә шәһәрендә оештырылган 352 нче дивизия 1944 елда нәкъ менә Сувалки аша үтә. Шулай булгач, бу зиратта Татарстан кешеләре шактый күмелгәндер дип фикер йөрттем. Әмма проектны тормышка ашыра башлагач, шушы җирне азат иткәндә башын салган солдатлар арасыннан аерым бер төркемне сайлап алуның дөрес түгеллеген аңладым. Шулай итеп, ачыкларга мөмкин булган мәгълүматларның берсен дә калдырмадым. Нәтиҗәдә исемлектә 951 сугышчының исем-фамилиясе пәйда булды.

Сувалки тирәсендәге җирләр Икенче Бөтендөнья сугышында ике тапкыр ут астында кала. 1941 һәм 1944–1945 елларда. Бу территория Көнбатыш Белоруссия территориясенә кереп тора. Шуңа күрә аның стратегик әһәмияте зур була. Германиягә ул тиз генә Советлар Союзы территориясенә бәреп керергә һәм Минск юнәлешендә хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә. Фашистлар армиясенең «Үзәк» төркеме, Белоруссияне яулап алганнан соң, Смоленск районына чыгарга һәм, «Төньяк» төркеме белән кушылып, Балтыйк буена һәм Ленинградка һөҗүм итәргә планлаштыра.

Кшивулька

Зират элек Кшивулька авылында урнашкан булган. Хәзер исә бу авыл территориясе Сувалки шәһәренә керә. Подляск воеводствосының Сувалки җирлегендә бүген 91 туганнар каберлеге билгеле. Алексей Сергеевич тикшерергә алынганы воеводствода гына түгел, хәтта Польшада иң зурысы булып санала. Россия Федерациясе Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, монда 51136 кеше җирләнгән.

Кшивулька авылында зират 1942 елда пәйда була. Анда башта 1941–1944 елларда гамәлдәге концлагерьда тоткынлыкта булган әсирләр җирләнә. Сувалки янында 1941 елда пәйда булган бу концлагерь әсирлеккә төшкән совет офицерлары өчен тәгаенләнә. Соңрак анда солдатларны да китерә башлыйлар.

 Сугыш башланганнан соң өч ай эчендә Сувалки янындагы концлагерьда 360 мең әсирлеккә төшкән кызылармияче була. 1941 елның декабрендә бу сан 3,3 миллионга җитә.

Концлагерь Кшивулька авылы тирәсендәге 50 гектар кырны алып тора. Корылмалар бик аз булганлыктан, әсирләр ачык һавада яшәргә мәҗбүр булганнар. Күбесе землянка казып яши. Шуңа күрә үлем-җитемнең күп булуына да гаҗәпләнерлек түгел. Җирле халык аларга хәерхаһлы була: яшереп кенә тимерчыбык аша ашарга ыргыталар, качып китәргә мөмкинлек тапкан әсирләргә ярдәм итәләр. 1944 елның октябрендә совет гаскәрләренең һөҗүме башлангач, лагерь сакчылары, әсирләрне калдырып, качып китәләр.

Россия Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, бу концлагерьда 46 мең әсир үтерелгән. 1942 елдан аларны Кшивулька зиратында җирли башлыйлар. Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлангач, 1947 елда зиратта совет әсирләре хөрмәтенә һәйкәл куела. 1967 елда аның урынына җирле архитектор Анджей Шульц яңасын проектлый. 1969 елдан башлап, Сувалки тирәсендәге күп кенә каберлекләрдән һәлак булган сугышчыларның җәсәдләрен Кшивулькага күчерәләр.

Бик мөһим эш бу

Мондый эзләнүләрнең нәкъ менә Европа илләрендә баруын галимнәр бик мөһим дип бәяләделәр. Һәм моны соңгы араларда Европа илләре белән мөнәсәбәтләрнең суына баруына бәйләделәр.

– Бүген совет солдаты хөрмәтенә куелган һәйкәлләр юкка чыга. Кем белә, тора-бара вандаллык зиратлар өстенә дә күчәргә мөмкин. Шуңа күрә бу эшне гел күз уңында тотарга кирәк, – дигән фикерләр яңгырады.

Әмма күңелне барыбер, соңга калмадыкмы икән, дигән уй бораулый. Быел Бөек Ватан сугышында совет армиясенең Польшаны фашистлардан азат итүенә 80 ел тула. Бу вакыт эчендә ниләр эшләргә мөмкин иде? Монысы инде һәр белгечнең һәм финанс мәсьәләсен хәл итүче җитәкченең вөҗданында. Бу җәһәттән әлеге китапның рецензентлары – Россия Фәннәр академиясе галимнәре, Россиянең төрле төбәкләреннән очрашуда онлайн катнашкан белгечләр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның әлеге адымын бик хупладылар, башкаларга үрнәк итеп куйдылар.

Очрашуга исемнәре шушы китапка кергән сугышчыларның якташлары да килгән иде.  Әтнәдән Диләрә Шаһмөхәммәтова белән Надия Нәҗмиева Абдуллин Захарның туганнарын хәтерлиләр әле. «Хәзер оныклары Казахстанда яшәргә тиеш. Эзләп табарбыз», – диештеләр. Апас үзәк китапханәсе мөдире Римма Шәйхетдинова якташы Фазыл Мурзин турында белешергә өлгермәгән иде әле. Кайткач ук эзләнү эшләренә керешергә вәгъдә бирде. Дулкынланулары йөзләренә чыккан иде аларның. Күпме вакыт үтсә дә, йөрәге типкәндә, һәр кешенең күңелендә хәтер дигән хис өскә калкып чыга шул. Китапны актарып утырганда, үзем өчен дә яңалык таптым. Яшел Үзән районы Күгеш авылыннан да бер якташымның фамилиясе килеп чыкты. Халиков Гариф Бари улы ул. 1913 елгы. Гвардияче ефрейтор, сугышка Казанның Сталин районыннан чакырылган. III дәрәҗә Дан ордены (1944 елның 28 октябрендә) һәм Кызыл Йолдыз ордены (1944 елның 20 ноябрендә) бүләкләнгән. Авылга шалтыратып белештем. Кем икәнлеген әлегә әйтә алмадылар. Бәлки туганнары табылыр дип өметләнәм. Туган җир үзенең батырларын белергә тиеш.

Кшивулька каберлегендә җирләнгән якташларыбыз

Абдуллин Захар (1924, Әтнә районының Кышлау авылы)

Атландиров Владимир Николаевич (1925, Казан)

Бывальцев Никита Радионович (1903, Минзәлә районының Юртау авылы)

Вахитов Абдул Вахитович (1925, Саба районының Байлар Сабасы авылы)

Викулов Виктор Яковлевич (1925, Казан)

Галимуллин Мөбарәк Галимуллович (1914, Кукмара районының Күкшел авылы)

Дагаев Степан Иванович (1895, Бөгелмә районының Петровский совхозы)

Курячев Александр Павлович (1926, Яшел Үзән районының Свияжск станциясе)

Мурзин Фазыл (1910, Апас районының Иске Көлкәш авылы)

Трифонов Дмитрий Петрович (1921, Спас районының Куралово авылы)

Фәйзуллин Тимур Камалович (1910, Минзәлә районының Токминово (Токмаково?) авылы

Халиков Гариф Бариевич (1913, Яшел Үзән районының Күгеш авылы)

Храмов Федор Егорович (1899, Буа районының Никольский Выселок авылы)

Чигвинцев Леонид Алексеевич (1920, Алабуга шәһәре)

 


Фикер өстәү