Казан башкарма комитетының элекке хезмәткәре танылган эстрада җырчысы белән аерылыша

Җиде ел гаилә пары булып яшәгәннән соң аерылышырга карар иткәннәр.

Казанның элекке чиновнигы, шәһәр башкарма комитетының элекке хезмәткәре Игорь Сивов популяр эстрада җырчысы Нюша белән аерылыша. Бу хакта “KazanFirst” “StarHit” басмасы мәгълүматларына таянып яза.

Алар җиде ел гаилә пары булып яшәгәннән соң аерылышырга карар иткән. Нюша әйтүенчә, Сивов белән инде күптәннән бергә яшәмиләр, әмма дусларча аерылышалар.
– Бер-беребезгә зур рәхмәт хисләре белән бик матур балаларыбызның сөекле әти-әнисе булуын дәвам итәбез, – дип белдергән җырчы басма хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Сивов белән Нюшаның ике баласы: кызлары Серафима-Симба һәм уллары Саффрон бар.


Фикер өстәү