Казан Сабантуе 23 июньдә үткәреләчәк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәме көнен билгеләгән Указга кул куйган.
Шулай итеп, бәйрәм 8 һәм 9 июньдә район үзәкләрендә һәм авылларда уздырылачак. 5 июньдә – Чаллыда, 23 июньдә – Казанда булачак.
Сабантуй көннәре җирле үзидарә органнарының теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып билгеләнгән.