Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинның инаугурациясе тантанасында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Зур Кремль сараенда узган инаугурация тантанасында катнашты. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантана вакытында Владимир Путин Россия халкына ант бирде, ә аннары Конституция суды рәисе Валерий Зорькин Президентның вазифага керүе турында тантаналы рәвештә игълан итте.

Дәүләт башлыгы антта билгеләп үтелгән һәр сүзнең аның өчен мөһим булуын, ә Прзеидент вазыйфасының җаваплы да, изге дә эш булуын билгеләп үтте.

– Киләчәктә дә илнең иминлеге минем өчен барысыннан да өстен булачак. Россия язмышының нинди булачагын без бүгенгебез һәм киләчәк буыннар өчен бары тик үзебез билгеләячәкбез, — диде Президент.

Шуннан соң дәүләт башлыгы Россия халкына һәм аерым Ватан мәнфәгатьләрен яклаучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады.

Шулай ук Россиянең ышанычлы һәм намуслы партнер дип санаган барлык илләр белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә ачык булуы турында да әйтелде.


Фикер өстәү