Киләсе атнада салым реформасы каралачак

Киләсе атнада Россия Финанс министрлыгы бизнес һәм Федераль Җыен белән салым системасын үзгәртү буенча тәкъдимнәрне караячак. Бу хакта “РИА Новости” ведомство җитәкчесе Антон Силуанов сүзләренә таянып яза.

“Әлеге мәсьәләне киләсе атнада бизнес белән дә, парламент белән дә караячакбыз – барысы буенча да фикерләшәчәкбез”, – дип белдергән министр Россия Президенты инаугурациясеннән соң, салым реформасы буенча ниндидер тәкъдимнәр бармы, дигән сорауга җавап йөзеннән.

Шул ук вакытта Силуанов тәгаен генә теге яки бу килешүгә киленгәнме-юкмы икәнен әйтмәгән. Исегезгә төшерәбез: ул салым системасындагы үзгәрешләрне бизнес вәкилләре белән карау планнары турында 25 апрельдә Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге съездына җиткергән иде. Финанс министрлыгында күздә тотылганча, төзәтмәләр быел Дәүләт Думасының язгы сессиясендә үк кабул ителергә тиеш.


Фикер өстәү