Бер көтү эт 11 яшьлек кызга ташланган (ВИДЕО)

Балага йорт этләре һөҗүм иткән. 

Красноярск краенда 11 яшьлек кызга бер көтү эт ташланган, баланы хастаханәгә озатканнар. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитетының Красноярск крае буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Бала әтисе белән урамда йөргән. Ир-ат подъездга бер-ике минутка гына кереп киткән бер мәлдә кыз ялгызы калган. Шулвакыт аңа биш эт ташланган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, алар бер хуҗаныкы булырга тиеш. Әлеге мәгълүмат тикшерелә.

Кызның беләкләре һәм сыйраклары яраланган. Хәзер ул өендә дәвалана.
“Битарафлылык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү