Казанда яшь гаиләләргә социаль түләүләр өчен торак «квадрат»ы бәясе нормативы артты

Казанда яшь гаиләләрнең түләү сәләтен исәпләү өчен торак гомуми мәйданының бер квадрат метры бәясе нормативы билгеләнде. II кварталда бәя 135 288 сумны тәшкил итәчәк. Моны Башкарма комитетның документлар һәм хокукый актлар җыентыгының яңа чыгарылышында күрергә мөмкин. Бу хакта «Татар-Информ» яза.

Норматив торак сатып алу һәм төзү вакытында халыкның бу категориясе өчен федераль бюджеттан социаль түләүләр күләмен билгеләү өчен исәпләнә.

Искәртик, I кварталда бәя түбәнрәк иде – 133 129 сум.

 


Фикер өстәү