Закир Шаһбан: «Ала карга дигән, әй, асыл кош  ул – мин инде»

Тавышы, башкару рәвеше, җыр сүзләренә һәм көенә талымлылыгы белән дә аерылып тора Закир Шаһбан. Шуңа күрә күптән «халык җырчысы» исемен яулаган да инде ул. Танылган җырчы һәм музыкант бүгенге вазгыятьтә үзен ничек хис итә, нинди уй-фикерләр белән яши – әңгәмә әнә шул хакта.

– Соңгы вакытта радиода сезнең җырларны ешрак ишетә башладык, төрле чараларда да активрак катнашасыз. Моның сәбәбе – иҗади активлыкмы, әллә инде тамашачы тирәнрәк иҗатка сусаганмы?

– Минем иҗатымның беркайчан да тукталганы булмады, ләкин соңгы вакытта тагын да активлашты дип әйтсәк, дөрес булыр. Без Гөлүсә белән бергә иҗат итәбез, ул – минем алга таба өндәүчем, терәгем. Әмма телибезме, юкмы – без бит инде хәзер өлкән буынга керәбез. Шуңа күңелгә кайвакыт сәхнәдән китү уйлары да килгәли, ләкин Гөлүсә андый уйларга бирелергә юл куймый, киресенчә, алга таба иҗат итәргә өнди. Шул ук вакытта халыкның традицион татар сәнгате үрнәкләренә сусавы да сизелә. Иҗат процессы бит алга бара, төрледән-төрле жанрлар барлыкка килде. Әмма нигез барыбер кирәк һәм аннан башка булмый да инде. Милли үзенчәлегебезне мөмкин кадәр саклап калырга кирәк.

– Эстрададагы хәзерге вазгыятьтә үзегезне ничек хис итәсез?

– Анда мин үземнең урынымны беләм, шуңа бик әйбәт хис итәм. Әлбәттә, ул яңарып тора, яңа алымнар, шаукымнар барлыкка килә. Яңгыраш буенча үземә тәнкыйди күзлектән карыйм. Замана таләпләреннән артта калмаска кирәк дип саныйм һәм мөмкин кадәр артта калмаска тырышам да. Минем һәрвакыт үземнең тамашачым булды. Яшьме, картмы ул, урта буын кешесеме – концертыма килә икән, канәгать булып китә. Тамашачы белән җырчы арасы күпкә якынайды. Әйтик, үзең турында мәгълүматны тарату хәзер бик тиз һәм җиңел. Бу җәһәттән социаль челтәрләр ярдәмгә килә. Ә менә медиа чаралары белән эшләү беркадәр авырайды. Элек, без күтәрелгән вакытта, һәрбер чыгышыңны җәһәт эләктереп алып, радио-телевидениедә бушка әйләндерәләр иде. Хәзер җитәкчелеккә яшьләр килде, замана, күрәсең, аларга башка таләпләр куйгандыр, алар инде һәр нәрсәдән акча эшләү ягын карый. Һәрбер видео-аудионы эфирга чыгарыр өчен, бүген артист үзе түләргә мәҗбүр. Шуңа күрә яңа җырлар күбрәк социаль челтәрләр аша тарала.

– «Ала карга дигән, әй, асыл кош…» – сезнең визит карточкагыз дисәк, килешәсезме?

– Әлбәттә, шулай. Мин аны үзенчәлекле рәвештә башкардым. Бу җыр белән «Татар җыры» бәйгесендә дә катнаштым. Гала-концертта аны Илһам Шакиров хәтта ике мәртәбә җырлатты. Аны хәзер дә сорыйлар, хәзер дә таныйлар. Аның исеме минем образга да туры килә. Мин – бер генә, хатын әйтмешли, «мин бер генә, башка кабатланмас», кара күзлекле күрмәүче җырчы.

– Соңгы арада мактаулы исем алу эше җиңеләйде кебек. Инде яшь җырчылар арасында да «халык артисты» исемен алучылар бар. Ә сездә һаман да андый исем юк икән.

– Яшьтәшләрем, миннән соң эстрадага килгән җырчылар да «халык артисты» исемен алдылар. Мин дә алырга теләр идем, әмма киртәләрне узып бетереп булмый. Миңа калса, аны бирү тәртибе үк дөрес түгел. Беренчедән, артистның ниндидер кабинетлар аша йөреп, үзенә үзе исем соравы бер дә әйбәт түгел. Артистны исемгә ниндидер оешма тәкъдим итәргә тиеш кебек. Соңгы мәртәбә мине Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан бүлеге тәкъдим иткән иде. Ул – Советлар Союзы вакытында Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия булган җәмгыять, шуңа күрә аны җитди оешма дип санамауга бернинди җирлек юк. Шулай итеп минем документлар берничә кабинетны үтте, ә менә Министрлар Кабинетында туктап калды. Мин моны бер сынау итеп кабул иттем дә тынычландым. Инде хәзер аның миңа, бәлки, кирәге дә юктыр. Кемгәдер нәрсәдер исбатлап йөрисем килми. Аның шунысы кызык: исемем булмаса да, зур концертларда алып баручылар мине Татарстанның халык артисты дип тәкъдим итә. Үземнән сорап та тормыйлар. «Татар сүзе» бәйгесендә дә Татарстанның халык артисты дип атадылар. Алар шулай булырга тиеш дип саный, халык шулай кабул итә. Шуннан да кадерлесе юк бит инде.

Халык артисты бит инде ул халык арасында булырга тиеш. 30 еллык иҗат гомеремдә беркайчан да авыл сәхнәсеннән баш тартмадым. Димәк, иҗатым күптән халыкныкы.

– Эстраданың төп проблемалары нәрсәдән гыйбарәт?

– Миңа калса, тәҗрибәле, югары квалификацияле белгечләр җитеп бетмәү –  төп проблемаларның берсе. Бу – төрле юнәлештәге продюсерлар, концерт эшчәнлеге буенча директорлар да. Күп кенә артистлар үзләренә үзләре хуҗа булып эшләргә мәҗбүр. Әмма тәҗрибәсезлек һәм белемсезлек, киңәшче-консультантлары булмау аркасында, күп кенә өметле җырчылар концертлар оештыра алмый, башка проблемаларны хәл итә алмыйча төшеп кала. Андый җырчыларны мин шактый беләм. Клипмейкерлар, саундмейкерлар, тавыш яңгырашы буенча белгечләр дә кирәк. Чөнки композиторның үз почеркы булган кебек, җырчының да үз стиле булырга тиеш. Бу җәһәттән дә ярдәмчесез булмый.

– Матур гына тавышлы җырчылар иҗат юлларын саллы җырлар белән башлый да, тора-бара, җиңел юлга басалар. Анда инде мәгънә дә җиңеләя, чыгышлар да күбрәк шоу ягына авыша. Сез моңа карата нинди фикердә?

– Бу җәһәттән сезнең белән бик килешеп бетә алмыйм. Чөнки эстрада да яраклаша инде ул. Артист, үзенең урынын булдырыр һәм саклап калыр өчен, замана мәнфәгатьләренә яраклашырга мәҗбүр. Нишлисең, тамашачының зәвыгы шул дәрәҗәдә генә. Бүген тамада сәхнәгә менде. Бу гаепләү түгел, ничек бар – шулай әйтәм. Затлы тавышлы, саллы репертуарлы коллегаларыбыз зал тутыра алмый. Һәм монда беркемне дә гаепләп тә булмый.

Шәхсән үзем замана белән бергә атларга тырышам, тамашачым барлыгын беләм һәм ул минем гомеремә җитәчәк. Әмма бу канәгатьлек дигән сүз түгел, эзләнәм, берничә ел элек сәхнәгә гитара белән чыга башладым. Моны халык яңалык итеп кабул итте. Музыкант буларак минем әле потенциалым бар. Кайчандыр Камал театрында әдәби консультант булып эшләгән Юныс ага Сафиуллин, концерттан соң: «Сез – искиткеч талантлы шәхес, әмма никадәр талантлы булуыгызны һәм бөтен мөмкинлекләрегезне үзегез дә белеп тә бетермисез», – дигән иде. Аның бу сүзләре һаман истә.

– Язмышның хәлиткеч мизгелләрен искә төшерик әле. Әгәр дә Илһам Шакиров Казанга килергә тәкъдим итмәсә, тормышыгыз нинди булган булыр иде икән?

– Адәм баласы алдында һәрвакыт сайлау мөмкинлеге була. Әкияттәге шикелле: уң яккан барсаң, бәхетеңне табасың, дигәндәй. Ләкин бит алда ни көткәнен белеп булмый. Әгәр дә Илһам Шакиров күрмәгән булса, төрле фестивальләрдә катнашмасам, Казанга килмәсәм, белмим тормышым нинди  булыр иде икән? Ләкин язмышымны хәл иткән, гомерлеккә истә калган вакыйга ул – Миңгол Галиев классына килеп керүем һәм аның тавышымны бәяләве. Ә икенче хәлиткеч очрак – «Татар җыры – 95» бәйгесендә, Илһам Шакиров рәислегендәге жюри тарафыннан профессиональ җырчылар арасында икенче премия бирелү. Бу бик зур старт булды. Шуннан соң мин «Заман» егетләре белән хезмәттәшлек итә башладым. Без егетләр белән 8 ел бергә эшләдек.

– Күзләрем күрми дип тормышыгызны чикләмәгәнсез, сезнең үрнәктән рухланучылар бармы?

– Мин сукыр дип мескенләнгән чакларым беркайчан да булмады. Ләкин ул кимчелек бар, мин кешеләрдән аерылып торам һәм мөмкинлекләрем чикле. Күкрәк сугып: «Мин бар, мин барыбер яшим, эшлим!» – дисәм дә, адым саен төрле кыенлыклар белән очрашырга мәҗбүрмен.

Тормышымда күрми торган бер кеше очраган иде. Бик акыллы, фәлсәфә фәннәре докторы булдымы икән, кандидат булдымы икән – белмим инде. Менә шул Муса абый: «Сукырлык ул – гариплек түгел, ул бары тик бик зур бер уңайсызлык кына», – дигән иде. Яныңда ышанычлы кешеләр булса, уңайсызлыкларны һәрвакыт хәл итеп була. Мин бит утрауда яшәмим, янымда кешеләр бар, бөтен мәсьәләләрне хәл итәм. Кулымда адаптив технологияләр, телефон белән эш итәм, әллә ни кыенлыклар күрмим. Күзле килеш тә сукыр булып яшәүчеләр бар бит әле. Бу җәһәттән халыкта шундый әйтем дә бар: «Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзең – ботак тишеге». Юныс абый Сафиуллинның дүртьюллыгы искә төште:

«Җырлыйсың да, елыйсың да,

Күпне күргәнгә күңел.

Күпне күргән күңел барда,

Кеше бәхетсез түгел».

Мин һич кенә дә бәхетсез түгел.

– Көчле рухлы булыр өчен нинди шартлар кирәк?

– Көчле рухлы булып туарга кирәктер. Көчле рухлы дигәч тә, минем дә башка кешеләр кебек үк төшенкелеккә бирелгән чаклар да еш була инде. Шуңа күрә көчле рухлы дигәннәрен бик яратып та бетермим, чөнки миндә дә ялкаулык җитәрлек. Үземнең бөтен мөмкинлекләремнән файдаланам дип әйтә алмыйм. Янымда ышанычлы кешем бар, хатыным  Гөлүсәм – мине алга таба өндәүче кешем. Аңа мин бик рәхмәтле. Ә көчле рухлы булу өчен, көчле булырга өйрәнергә, бирешмәскә кирәк. Моңа сабырлык, түземлек, максатчанлык, үзеңнең урыныңны, дәрәҗәңне белү аша ирешергә була.

– Гаилә – сезнең өчен нәрсә ул? Бу җәһәттән берничә мәртәбә яңадан тормыш корып карауның сәбәпләре нәрсәдә булды икән?

– Гаилә ул – җәмгыятьнең кечкенә генә бер өлеше. Гаиләдә бөтен кирәкле сыйфатлар тәрбияләнә. Мин гаиләгә бик зур әһәмият бирәм. Яшьләргә бу адымга зур җаваплылык белән карарга кирәк. Үзем берничә тапкыр гаилә корып караган кеше буларак, бер генә тапкыр гаилә корып, бер генә яр белән яшәүгә ни җитә, дип әйтер идем. Әмма күп очракта ялгышлыклар эшләнә. Мин, мәсәлән, гаилә коруга әзер булмаганмын, булса кирәк. Шуңа хисләр белән генә эш итмәскә, бер-береңә ихтирам күрсәтергә, бер-береңне аңлап яшәргә, юл куя белергә өйрәнергә кирәк. Адәм баласы ялгыз яшәргә тиеш түгел, ул гаиләдә яшәргә тиеш.

– Хатыныгыз, шагыйрә Гөлүсә Шаһбан иҗатына бәягезне ишетәсе килә.

– Бик югары бәялим, уңышларына сөенәм. Аның һәр шигыренең тәүге тыңлаучысы мин. Мәрхүм Разил Вәлиев, Гөлүсәнең беренче китабын кулына алгач, «Туфан Миңнуллин исән булса, ул синең шигъриятеңнең ихласлыгын бәяләр иде», – дип әйткән иде. Гөлүсә тормышта да, иҗатында да ихлас. Шуңа аның иҗаты бик популяр. Бүгенгә инде ул өч китабын чыгарды һәм алар тиз арада таралып та бетте. Аның сүзләренә язылган җырлар да бик популяр.

– Бәхетле булуның рецепты бармы?

– Башта аның нидән гыйбарәт икәнен аңларга кирәктер. Бәхетне төрле кеше төрлечә аңлый. Минем өчен ул – булганнан канәгать булу. Чынлыкта бәхет өчен күп кирәкми.

– Хатыныгызга, кызыгызга матур сүзләр әйтәсезме?

– Беренче кушылган вакытта хатыныма «бәгърем» дип әйтә идем. Ул миңа «әтәсе» дип эндәшә. Кызыма «кызым» диям, исеме белән эндәшкәнем юк. Ә «бәгърем» дия башлагач, Гөлүсә: «Яярар инде чәчәләнмә», – ди, төчеләнгәнне яратмый.

– Укучыга әйтер сүзегез?

– Үзегезне белемле шәхес итеп тәрбияләгез, укыгыз, эзләнегез. Безнең буын чит телләрне өйрәнүгә игътибар итмәгән, ул – бик зур кимчелек, телләр өйрәнергә иренмәгез. Заман технологияләрен дә үзләштерергә кирәк, аларны инкяр итеп тә, күрмәмешкә салышып та булмый. Укырга, укырга, укырга! Бу – һәр заманга туры килә торган шигарь.

 

 

 


Фикер өстәү