Рифат Зарипов: «Буш куык кемгә кирәк?»

Күпләр аны гадилеге, ихласлыгы өчен яратадыр. Кемгәдер уен-көлкеле чыгышлары ошаса, башка берәүләр, киресенчә, мәгънәле җырларына мөкиббәндер. Бу юлларда Татарстанның атказанган артисты, җырчы һәм юмор остасы Рифат Зариповны танып алдыгызмы? Аның белән без көненә 10–15 җыр язучы авторлар, сәхнәдәге һәм тормыштагы Рифат, «пиар»га битарафлык, шәхси темалар турында сөйләштек.

 – Кыстыбый һәм кычыткан чыпчыгы турында да, «ялгызларга тимәгез», «күңел эретерлек сүзләр бар» дип тә җырлыйсыз. Репертуарның төрлелеген саклау – максатмы? Әллә очраклы гына килеп чыгамы?

– Мин халык теленә «юморист Рифат Зарипов» дип мендем. Җырчы түгел, ә шаян артист. Җырласам да, кызык булырга тиеш, җырлаганнан соң да. Әмма концерт та, тормыш та гел шаярып кына бармый бит. Арада фикер кирәк. Концерт залында тамашачының сигез яшьлеге дә, сиксән яшьлеге дә утыра. Аның берсенә кызык кирәк булса, икенчесе: «Бу бала, сикерүдән туктап, берәр акыллы сүз әйтер микән..» – дип утырырга мөмкин. Шуңа кыстыбые да, ялгызлык турындагы җыры да кирәк. Болында да бит ромашкалар янында шайтан таягы үсә. Ерактан караганда, матур, янына килсәң, сасы ис чыгара торган чәчәкләр дә бар. Җырның да төрлесе булырга тиештер.

– Димәк, сәхнәдәге Рифат – образ гына?

– Әйе. Ләкин сәхнәдә үземне «уйныйм» дип әйтә алмыйм. Ихласлык та, эчкерсезлек тә, ышану да бар. Самимилек тә – үз урынында. Шул ук вакытта сәхнә хәйләлеге дә юк түгелдер. «Чүт-чүт» кенә барысы да кирәк (көлә).

– Җыр турында иде сүзебез. Гел каршыга китереп куймыйлардыр инде, эзләнергә, сайланырга туры киләдер?

– Җырларны бик күп җибәрәләр. Кайбер авторлар көненә 10–15 җыр язып җибәрә. Ләкин алай була алмый бит инде ул! Мин гел үзебезне элеккеге артистлар белән чагыштырырга яратам. Аларның репертуарында җәмгысы 60–70 җыр булган. Барысын да халык белгән, кушылып җырлаган. Ә без хәзер елына 25–30 җыр чыгарабыз. Шуларның бер-икесен бер түгел, ике-өч ел тыңласалар, инде яхшы дигән сүз. Әле менә берәр атна элек бер җыр чыгардым. Аны тыңладылар да: «Яңа җырларың юкмы?» – дип язарга тотындылар. Беркөнне тагын яңа җыр куйдым. Шул ук кичтә: «Тагын яңа җырларың буламы?» – дигән сораулар килә башлады.

Хәзерге җырлар бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар кебек. Беркемне дә үпкәләтәсем килми – чоры шундый булгач, нишлисең. Бүген тыңладым, бүген оныттым һәм бүген үк яңа кирәк. Сәбәбе нәрсәдә моның? Без сыйфатлы итеп эшләмибезме? Профессиональ дәрәҗәдә языла торган җырлар юкмы? Җавап таба алмыйм. Хәер, моңа кулланучылар җәмгыятендә яшәвебез дә йогынты ясыйдыр.

Тагын бер мәсьәлә: хәзер бит кешегә, җырга караганда, кемнең кем белән ызгышуы, сугышуы кызык. Артистлар да, «хайп», «пиар» дип, әледән-әле шуны күрсәтеп тә торалар. Безнең татар тәртипле, итагатьле халык бит инде ул. Мактап әйтүем түгел, бу безнең канга сеңгән. Ләкин соңгы берничә елда бу сыйфатны җуйдык кебек.

– Халыкны тәрбияләү бурычы да онытылып бетте…

– Без халыкны тәрбиялибез дип әйтә алмыйм. Менә элек артистлар чынлап та үрнәк булган. Авылларда яшәүче халык: «Культурный» кешеләр ничек киенә, үзен ничек тота икән?» – дип, ике айга бер килүче артистның концертына ашыккан. Ул чакта телевизор да юк, интернет та. Ә хәзер, киресенчә, тамашачы кайбер артистлардан күпкә зәвыклырак. Бар мәгънәдә дә.

1990 нчы елларда эстрадага «шоу-бизнес» сүзе килеп керде. Хәзер шул гына калды да инде. Халык нәрсә тели, без шуны сатабыз. Ә шунда арадан берәү: «Юк, җәмәгать, болай булырга тиеш түгел, безнең милләт мондый түгел!» – дип кычкырса, аңа: «Ә, ярар, син шулай итә тор, без башкасын тыңлап киләбез», – диячәкләр. Андый артистларыбыз бар бит, әмма, ни кызганыч, аларга халык йөрми.

Бүгенге эстраданы күпме генә тәнкыйтьләсәк тә, начар түгел инде ул үзе. Һәр артистның төркеме бар, концертлар югары дәрәҗәдә оештырыла. Ут, бизәлеш, тавыш, миллион сумнар тора торган техника – рус эстрадасыннан бер дә ким түгел. Әйткәнемчә, шәп тавышлы җырчыларыбыз да, шәп программалар да бар. Тик менә кайбер гамәлләребез белән үз бәябезне үзебез төшермәсәк иде.

– Шушы вазгыятьтә үзегезне ничек хис итәсез? Кул селтәп, сәхнәне ташлыйсы килгән чаклар буламы?

– Ничек кенә булса да, артист булу – бала чактан күңелдә йөрткән хыялым һәм хәзерге көндәге яраткан эшем ул. Егылып китеп, баштанаяк шунда «чумып» эшлим дип әйтә алмыйм. Ул миңа артык авыр бирелми. Поезд кузгалган – мин аңа утыннар гына өстим. Менә шушы тотрыклылык кадерле. Дөресме бу, юкмы – шулай ук җавабын белмим. Әмма булганына шөкер итә алудан да тәм табам. Дан, исем дип, кем беләндер ызгышып, җыр бүлеп, аерылышып, кушылып йөрүчеләрне аңламыйм. Миңа бу хәлләрдән «смишно». Булмаган әйберне булды дип сөйләү калебемә, күңелемә туры килми.

– Мәгънәсез гамәлләр белән бергә мәгънәсез җырлар да арта…

– Минем өчен беренче урында – җырның сүзләре. Без еш кына Айдар абый Тимербаев белән эшлибез. Ул да бу җәһәттән бик таләпчән. Шәп шагыйрьләрнең дә шигырьләреннән тузан таба ала. Айдар абый гел: «Сине тыңлаганда, гади колхоз эшчесе дә, профессиональ шагыйрь дә, укытучы да, министр да бәйләнерлек урын табарга тиеш түгел», – дияргә ярата. Ул гына түгел, олырак буын авторларында мондый таләпчәнлек бар әле. Ә яшьләр… «Рифат абый, мин көен дә үзем язам, сүзләрен дә, аранжировкасын да ясыйм», – дип язучыларның хатларын елмаеп укыйм инде мин. Андый талантлы кешеләр бардыр инде, ләкин бөтенесен дә шәп итеп башкарыр өчен «как минимум» Зөлфәт абый Хәким булырга кирәк.

Хәтта профессиональ композиторларның да кайбер җырларында кабатланулар була. Көнгә 10–15 җыр язучыдан ни көтәсе билгеле инде. Сүзен язса, һаман шул бер үк сүзләр әйләнә дә йөри. Туган көн турындагы шигырьдә дә – сәйләннәр, әниләр турындагысында да. Шул тирәдән китә алмыйбыз. Аз булса да үзенчәлек кертергә дип җырлана бит инде ул «Кычыткан чыпчыгы», «Кыстыбый» һәм «Чикерткә»ләр (көлә).

– «Пиар» дигәннән, талашырга, судлашырга яки башкача кеше теленә менәргә тәкъдим иткәннәре бармы?

– Журналистлардан да, артистлардан да «пиар» ясау тәкъдиме килгәне бар. Эшләгез, ләкин миннән башка.

Алай гына халык мәхәббәтен дә, популярлык та, абруй һәм дәрәҗә дә яулап булмый. Юктан бар ясап, юкны бар итеп сөйләп, үзеңнән буш куык ясыйсың дигән сүз бит инде ул. Ә буш куык кемгә кирәк?

Бу нәрсә өчен эшләнә? Миңа калса, бу – кешенең күңелендә «мине онытырлар», «минем концертыма кешеләр килмәс», «бетәм бит мин», «минем хәзер эшем дә, акчам да булмый» дигән курку утыра дигән сүз. Ә курку, шик, хорафатлар – шайтанныкы. Аллаһы Тәгалә миңа шушы юлны язган. Ул мине бүгенге халәтемә китереп җиткергән. Димәк, Аллага тапшырып, эшләргә һәм эшләргә кирәк.

– Интернетта шәхси тормышларын ачып салучыларга карашыгыз нинди? Гаилә, балалар турында сөйләү генә түгел, дини карашларын яшереп тормаучылар да артты бит хәзер.

– Бәхет тынычлык ярата. Бу гыйбарә тормышның һәр өлкәсенә туры килә, минемчә. Кешеләрне гаепләп әйтүем түгел, ләкин «менә без хаҗда әле, артымда – Кагъбә» дип видео яздыручыларга бер сорау бирәсе килә. Син монда нинди максат белән килдең? Язылучылар санын арттырасың киләме? «О, бу хаҗда булган икән» ише сүзләр ишетергә телисеңме? Әллә ихластан Аллаһы Тәгалә кушканны үтәргә килдеңме? Кылган гөнаһларыгызны ничек яшерәсез, эшләгән игелекләрегезне дә шулай яшерегез, дигән. Намаз укуым, җомгага йөрүем, кемгә күпме сәдака бирүем миннән башка кемгә кирәк? Беркемгә дә. Ул – бары тик минем эш. Күрсәткән кеше күрсәтсен, ләкин миңа бу кирәкми.

Әле бит икенче ягы да бар. Әйтик, берәр артист намаз укыганын төшереп куя икән, аңа иярүчеләр табылырга мөмкин. Мин аның ул ягын да уйлыйм. Тик барыбер дә алай булдыра алмыйм. Җиткерәсе кешегә Аллаһы Тәгалә җиткерә ул. Яшерен эшләргә кирәк дип уйлыйм. Чөнки бу – тормышның интим дәрәҗәсендәге өлкәсе.

– Бүген тормышыгызда юмор нинди роль уйный?

– Юмор – минем яшәешем, тормышым инде ул. Безнең гаиләдә юморсыз сөйләшкән кеше юк та бугай ул. Сүзгә кесәгә кермиләр. Сәхнәдә дә шулай ук. Шаярырга, көлдерергә, үземнән көлергә яратам.

Юмор – бик көчле нәрсә. Аның артында тирән мәгънә, фикер ята.

Әйтик, мин сәхнәгә чыгам да: «Сейчас я буду вести концерт на русском. Потому что русский язык надо знать. Әйе, апа, русчаны белергә кирәк – оныкларыгыз белән сөйләшәсегез бар бит», – дим. Аңлаган кеше аңлый, шулай бит? Көлдең дә оныттың түгел, аз булса да уйландыра торган мәзәкләрне өстен күрәм.

– Безнең татар халкы электән җор телле булган. Ләкин без бу сыйфатны югалттык кебек. Моның сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?

– Без хәзер китап урынына комментарийлар укыйбыз, спектакль урынына блогерларны карыйбыз… Элек күбрәк укылган, күбрәк йөрелгән инде ул. Җор теллелекнең генә түгел, безнең телебезнең дә хәле аяныч бүген. Татарча аңламый башладык бит! Саф татар авылында балалар татарча сөйләшми. Ә алар – безнең яшьтәшләрнең балалары. Алай дисәң, безнең Ислам да русчалы-татарчалы сөйләшә…

Өйдә сөйләшергә, өйрәтергә кирәк – анысын беләм. Әмма татар теле «кухня теле»нә генә әйләнде түгелме? Балаң татарча белгән очракта да кайда барып сөйләшсен соң? Ул аңа кирәкме, гомумән? Милли телеңне, тамырларыңны белергә кирәк, дип кенә булмый шул бүген…

Блиц-сораштыру

– Бүген сезгә һәм, гомумән, адәм баласына нәрсә җитми?

– Минем командага яхшы музыкантлар һәм шәп биючеләр җитми (көлә). Ә, гомумән алсак, күңел тынычлыгы җитми.

– Тамашачыны аеруча кайсы ягыгыз җәлеп итте икән?

– Гадилек, ихласлык дип уйлыйм.

– Туганлык – ул…

– …Аллаһы Тәгалә бүләге. Аны без сайлый да, кире кага да алмыйбыз. Ничек бар, шулай кабул итеп, рәхмәтле булып, аны сакларга кирәк.

– Улыгыз Ислам, җырчы булам, дисә, нишлисез?

– Бернишләмим. Тәкъдиренә нәрсә язылган, шулай булачак.

– Тормышта үкенеч бармы?

– Юк. Һәм булмасын да иде.

 


Фикер өстәү