Өч көннән артык үпкә сакларга ярамый!

Үпкәләү, ачу саклау – адәм баласын гомер дәвамында озата барган хисләрнең берсе. Тел – сөяксез. Шушы тел аркасында кайберәүләр, юк кына сүзгә үртәлеп, еллар буе үпкә саклап йөри. Үпкә саклау нәрсәсе белән куркыныч?

Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән шул хакта сөйләштек.

– Соңгы арада әти-әнигә үпкәләү турында күп сөйләшәләр. Җитмәсә, кайбер психологлар да тормыштагы бүгенге борчу-хәсрәтне балачакта булган вакыйгаларга сылтый. Бу күренешкә динебез нинди мөнәсәбәттә? Ата-анага үпкәләү дөресме?

– Әти-әни баланы тәрбияли. Әмма ул тәрбия идеаль булмаска да мөмкин. Алар да хаталана ала. Ләкин динебез әти-әнигә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга куша. Аларга үпкәләп йөрергә ярамый. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Аллаһтан башка бернәрсәгә дә гыйбадәт кылмагыз һәм әти-әниегезгә камил изгелек кылыгыз», – ди. Шуңа күрә әти-әнигә үпкә саклап йөрмичә, аларга яхшылык күрсәтергә кирәк. Хәтта алар тәрбиябездә ниндидер кимчелек җибәрсә дә, аларга үпкәләп йөрү дөрес түгел.

– Өч көннән дә артык үпкә сакларга ярамый, диләр…

– Үпкә саклау – дөрес әйбер түгел. Ул, гадәттә, үпкәләгән кешенең тәкәбберлек сыйфатын күрсәтә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Өч көннән дә артык үпкәләп йөрмәгез», – дигән. Адәм баласының күңелендә ниндидер хисләр булырга мөмкин. Кеше ачулана, үпкәли… Аңа шул хисләрдән арыну өчен өч көн бирелә. Шуннан соң, ачуланышкан ике кеше күрешеп, бер-берсенә сәлам дә бирмичә, яңадан үпкәләүләрен дәвам итәләр икән, бу очракта алар гөнаһлы була. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем беренче сәлам бирә, шул иң хәерлесе», – дигән. Шуңа күрә өч көннән дә артык ниндидер дөньяви, көнкүреш мәсьәлә өчен үпкәләп йөрергә ярамый.

– Үпкә чиргә әверелә аламы?

– Динебездә андый нәрсә юк. Әмма табиблар шулай ди. Әгәр аның дөрестән дә шулай икәнен раслый икән, бу дингә каршы килми. Ничек кенә булмасын, үпкәләп йөреп кеше үзенә зыян гына китерә. Ул йөрәккә дә бәрә. Шуңа күрә мөселманнар бер-берсен гафу итә белергә тиеш. Аллаһы Тәгалә: «Кем гафу итә, шуңа әҗер-савабын үзем бирермен», – дигән. Кыямәт көнендә Аллаһ ризалыгы өчен гафу итүчеләргә Аллаһы Тәгалә аерым саваплар һәм изгелекләр вәгъдә итә.

– Кайбер кеше күңелендә озак еллар үпкә саклый, ничек кенә тырышса да, аннан арына алмый. Үпкә хисен ничек җиңәргә?

– Динебезнең алтынчы баганасы – тәкъдиргә иман китерү. Бу дөньяда нәрсә генә булса да, ул Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиреннән чыкмый. Уйлап кара: бу әйбер булган икән, димәк, ул шулай тиеш булган. Син аны үзгәртә алмыйсың. Ә үпкәләп йөрүдән ни файда?! Болай син үзеңне генә бетерәсең. Шуңа күрә тәкъдир дигән төшенчәне аңлау кешегә бик нык ярдәм итә. Кеше шуны аңласа, үпкәсен дә җиңәчәк, иншәллаһ.

– Аллаһы Тәгаләгә үпкәләү гөнаһмы? Арабызда андыйлар да очрый бит.

– Аллаһы Тәгаләгә үпкәләү, Аның турында начар уйлау – гөнаһ. Аллаһы Тәгалә Коръәндә кайбер кешеләр турында: «Алар Аллаһ турында начар уйлыйлар», – ди. Чынлыкта Аллаһы Тәгаләдән безгә яхшылык кына кайта. Әйе, ул авырулар, төрле сынаулар бирергә мөмкин. Үпкәләрлек вакыйгалар да, сәбәпләр дә була ала. Әмма кеше бу очракта тирәнрәк уйларга тиеш. Бу вакыйгалар барысы да сиңа тәкәбберлегеңне җиңәр, акылга утырыр өчен бирелгән. Шуңа күрә адәм баласы Аллаһы Тәгалә турында бары яхшы гына уйларга тиеш.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү