Тукайдан китү. Быел Шигырь бәйрәме башка урында узачак

Быел татар зыялылары һәм Казан халкы өчен кадерле бер традициягә әйләнгән шигырь бәйрәме Габдулла Тукай һәйкәле янында түгел, Камал театрының яңа бинасы янында узачак. Бу яңалыкны бик авыр кабул итүчеләр дә, аны хуплаучылар да, битараф калучылар да булды. Беренчеләре – тәнкыйтьләүчеләр күбрәк. 60 елдан артык тарихы булган бәйрәмнең урынын үзгәртү нигә кирәк булган? Тукай ул – һәйкәл генәме?

Тарих

Үткәннәргә күз ташласак, Габдулла Тукайның туган көнендә Шигырь бәйрәме уздыру традициясенең тамырлары 1960 нчы елларга ук барып тоташа. Аны башта Тукай скверында урнашкан Тукай һәйкәле янында уздыралар. Берничә елдан соң татар җәмәгатьчелеге әдипнең Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры янында урнашкан һәйкәле янына җыела башлый. 60 елдан артык вакыт эчендә бу бәйрәм фәкать 2020 елда – пандемия вакытында гына узмый кала.

Бер караганда, билгеле бер калыпка салынган Шигырь бәйрәмен яңартырга, үзгәртергә кирәклеге турында сүзләр инде күптән йөри иде. Яшьләрне дә җәлеп итеп карадылар бәйрәмне оештыруга. Быел әнә оештыру да – яшьләр җилкәсендә (сценарий авторы – Рифат Сәлах, режиссер – Булат Гатауллин (Кариев театры артисты), алып баручылар – Булат Ибраһим һәм Эльвира Һадиева), урыны да яңа. Тик…

Бу яңалыктан канәгать калучылар гына күренми. Бәйрәмнең Камал театрының яңа бинасы янында узачагын белгәч тә, татар җәмәгатьчелеге социаль челтәрләрдә фикерен белдерергә кереште. Моны хәтта татарларны үзәктән куу дип кабул итүчеләр дә бар. Галимә, тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова исә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә ачык хат язып элде. Анда мондый юллар бар: «Бәйрәмне күчерү – татар халкының тарихи хәтерен ихтирам итмәү һәм онытуның ачык чагылышы. Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры янында ике Поэзия бәйрәме уздырыла: Александр Пушкин һәм Габдулла Тукай хөрмәтенә. Бу – Татарстанда яшәүче халыклар дуслыгы символы, республикада ике дәүләт теле статусын тану билгесе. Бәйрәмне татар халкы күз алдында яңа мәйданчыкка күчерү татарларны шәһәр үзәгеннән куу кебек күренә. Бу тарихи хатаны булдырмый калуыгызны сорыйбыз!»

Сәбәп

Ничә дистә еллар буе Габдулла Тукай һәйкәле янында узган бәйрәмнең урынын нигә күчерергә кирәк иде соң? Бу сорауны иң элек Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага бирдек. Тик, кызганыч, җавап ала алмадык. Аның киңәше буенча, «Әюповадан сорарга», ягъни Татарстан Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ачыклык кертергә вәгъдә иттеләр, әмма әлегә кадәр җавап килеп ирешмәде. Шулай да министрлык мөнәсәбәтен белә алырбыз дигән өмет сүнми.

Хәер-фатиха

Яңа урынга күчергәч, Шигырь бәйрәменә йөрүчеләрнең сафы тагын да сирәгәергә мөмкин. Журналист, хезмәттәшебез Риман Гыйлемханов әнә шундый фикердә.

– Ни өчен кеше һәйкәлләргә табына? Чөнки һәйкәлләр – шәхесләрнең бүгенге гәүдәләнеше. Мин генә шулай микән: кайвакыт, Тукай һәйкәленә карап, күңелдән генә аның белән сөйләшеп тә алам. Ничек кенә булмасын, Шигырь бәйрәменә җыелучылар: «Тукай янына килдек», – дип сөйләшә, шулай дип исәпли иде. «Тукайга барып кайтабызмы соң?» – дип сөйләшкәннәрен еш ишетәм мин. Кайда икәнен тәгаенләп торасы юк – урыны билгеле. Аның бит әле үзенә күрә бер символик мәгънәсе дә бар: бер якта – Пушкин, икенче якта Тукай басып тора. Ягъни халык өчен гади генә урын түгел дип әйтәсем килә, – ди ул. – Мин бу яңалыкны Тукай яныннан, үзәктән куу дип кабул иттем. Әмма урыс әйтмешли, «не получится»!

Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә быелгы кандидат, язучы, драматург Мансур Гыйләҗев бу хакта ни уйлый?

– Шигърият бәйрәменең Тукай һәйкәле янында узуы ул – традиция, ә традицияне бозарга ярамый. Әмма аның урыны Камал театрының яңа бинасы янына бер елга гына күчерелә икән, мин моңа каршы түгел. Мин моны хуплыйм. Чөнки безгә бу бинаның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Без ул урынга ияләнергә, ул безнең өчен изге урынга әйләнергә тиеш. Тукай туган көндә Шигърият бәйрәмен шунда уздырып, бөек шагыйребез исемен анда яңгыратсак, бу театрга нигезләнергә, тамыр җибәрергә үзенә күрә бер ярдәм булыр иде дип уйлыйм мин. Мин моны Тукаебызның яңа бинага хәер-фатиха бирүе, символик рәвештә аны хуплавы буларак кабул итәм, – дип сөйләде Мансур әфәнде.

«Йөрәктә яра калыр…»

КФУ доценты, шагыйрә Халисә Ширмән фикеренчә, халык Тукайга булган хөрмәтен һәм мәхәббәтен белдерү чарасының яңа урында узуына әзер түгел.

– Күп еллар дәвамында татар халкы, Тукайга булган хөрмәтен һәм мәхәббәтен белдерү өчен, Опера театры артындагы Тукай һәйкәле янында җыелган. Бу һәйкәл бик яхшы урында урнашкан дип әйтеп булмый, әлбәттә. Әмма ул – татар халкы өчен кадерле һәм күнегелгән урын. Җитәкчеләр бәлки татар халкы чараларын бер урынга – Камал театры янына туплау яхшырак булыр, дип уйлагандыр, әмма әле халык моңа әзер түгел кебек, – диде ул безгә. – Татар зыялылары моны татарны үзәктән куу дип кабул итә. Моны йөрәгендә милли хис йөрткәннәр генә аңлый ала, башкалар исә, һәрвакыттагыча, өлкәннәрнең яңалыкка каршы чыгуы дип кабул итәләрдер. Бәйрәм яңа урында узар, балаларны да китерерләр, тантаналы да булыр, әмма йөрәктә яра калыр.

Сер түгел, моңарчы Габдулла Тукай һәйкәле янында узган Шигырь бәйрәменә килүчеләр арасында, гадәттә, өлкән яшьтәге татар зыялылары күбрәк була. Әмма бу әле яшьләр анда бөтенләй йөрми дигән сүз түгел. Күзәтүләрдән чыгып, шуны әйтә алам: анда ихтыяри-мәҗбүри килүче мәктәп укучылары һәм студентлар да, чын күңелдән йөрүче яшьләр дә очрый. Студент елларыннан ук бу бәйрәмне калдырмаган журналист Зилә Мөбарәкшинаның да әлеге яңалыкка карата фикерен белештек.

– Безнең өчен бу бәйрәмдә катнашу рухыбызны баету, күзаллавыбызны, дөньяга карашыбызны киңәйтүгә тиң иде. Үзенә күрә бер рухи күтәрелеш вакыйгасы буларак кабул итәм аны. Ә инде быел, Шигърият бәйрәмен күчерәләр, дигән сүз чыккач, миңа бик күп еллар дәвам иткән традицияне бозып, эксперимент ясыйлар кебек тоелды. Бер карашка, яңалык кертү начар түгел инде ул. Ләкин тарихи урынны күчерүне кабул итә алмаслар кебек. Халык яңалыкны авыр кабул итә, аннары гына ияләшә. Монда, билгеле, җәмәгатьчелек фикеренә дә колак салу кирәк булгандыр, – ди Зилә. – Икенче ягы бар: Камал театрының яңа бинасын мөмкин кадәр күбрәк танытырга, халыкны җәлеп итәргә телиләрдер. Моны да аңлап була. Яңа урын да яшьләрне берләштерә торган, кызыксындыра торган булыр дип өметләнеп калам.

***

Язманы әзерләгәндә, башымда Тукайның билгеле бер шигыре яңгырады. Аның соңгы юллары белән тәмам итми булмас:

Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:

– Если лучше вам, Туда сами пожалте, господа!

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү