Киләсе уку елыннан мәктәпләргә бердәм расписание кертмәкчеләр. Узган атна ахырында мәгърифәт министры Сергей Кравцов җиткергән әлеге яңалыктан соң интернетта укытучылар арасында бәхәс купты. Алда нәрсә көтәргә?
– Мәктәпләрдә бердәм расписание кертү буенча эш төгәлләнә. Бу укытучыларның барлыгы ничә дәрес укытуын ачыкларга ярдәм итәчәк. Кемнең кайчан ничә дәрес биргәне билгеле булачак, – диде Сергей Кравцов. Аңа кадәр министрлык укый-укый арып беткән балаларның хәленә керәселәрен әйткән иде.
Дәресләрнең озынлыгы, һәр укытучы өчен билгеләнгән сәгатьләр нормасы, һәр сыйныф өчен дәресләр исемлеге. Бердәм расписание әнә шуларны җайга салачак. Министрлыкта белдерүләренчә, мондый расписание кертүнең төп максаты – дәресләрне тигез бүлү, укучыларның эшен киметү. Шул ягы бар: мәктәпләр бердәм федераль таләпләр кысасында расписаниене үз шартларына яраклаштыра алачак.
Димәк, хәзер Мәскәүдә яки Калининградта, кыскасы, теләсә кайсы шәһәрдә яки авылда 5 нче сыйныфларда чәршәмбе беренче дәрес әдәбият, өченчесе, мәсәлән, тарих булачак дигән сүзме? Укытучыларның да күпчелеге нәкъ шулай аңлаган. Менә шунда мең дә бер төрле сорау туа да инде. Ни өчен дигәндә, мәктәпләр дә, андагы вазгыять тә төрле. Кемдер берничә фәннән укыта, кемдер бер генә…
– Атна буена бер төрле расписание ясый алмый мескен директор урынбасарлары. Кая мондый бердәм итеп төзү? Сафсата бит бу. Боларны мәктәптә укытып караган кеше язмый инде, – ди Алабуга районы укытучысы Айгөл Һадиуллина. – Укытучылар 2 ставкада эшлиләр, чөнки укытучылар юк, бер генә ставкада акча аз чыга. Атнасына 40 дәрес алып барган укытучыларны ничек итеп расписаниегә тыгып бетерәсен аны эшләгән кеше генә белә. Көн дә яңа исемлек ясый завуч, чөнки бер укытучы булмаса, укучылар тик утырырга тиеш түгел бит. Кайбер укытучылар икешәр мәктәптә эшлиләр, алар нишләр?
Питрәч районның Көек мәктәбе республикада иң күп бала укыган авыл мәктәбе булып санала.
– Бу яңалыкны ишеткәч, укытучылар белән фикер алыштык. Күз алдына да китерә алмыйбыз әле. Мәктәпләрдә вазгыять төрлечә. Кайбер укытучылар ике сменада эшли. Атнасына 18 сәгать укытканнары да, өч ставкада эшләүчеләре дә бар. Укытучылар җитми. Кайберләренә бер-берсен алыштырырга туры килә. Икенче мәктәпкә барып эшләгәннәре дә юк түгел. Бер ставкада укыткан Мәскәү мәктәпләренә туры киләдер ул. Безнең кебек зур мәктәпләрдә укытучылар җитмәгәндә, сәгатьләр күп булганда, әйтү дә кыен. Бәлкем, тагын да яхшырак булыр. Эшләп карамыйча, әйтеп булмый, – ди директор урынбасары Алсу Насыйбуллина.
Әлеге яңалыкка КФУдагы Психология һәм мәгариф институтының педагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Роза Вәлиева ачыклык кертте. Аның әйтүенчә, күп педагоглар яңалыкны дөрес аңламаган.
– Бу барлык мәктәпләрдә дә дәресләр бер үк төрле, берсе артыннан икенчесе барырга тиеш дигән сүз түгел. Әйтик, бер үк вакытта тарих яки татар теле үтүен аңлатмый. Бүген кайбер мәктәпләрдә укучылар көнгә 8–10 сәгать укый. Уку планына өстәмә дәресләр кертүчеләр дә бар. Укучылар арып бетә. Менә шул нагрузканы киметмәкчеләр. Бу – бер уңай ягы. Икенчесе – Советлар Союзында бала, кайда яшәвенә карамастан, Владивостоктамы, Мәскәүдә, Калиниградтамы – бер программа буенча укый иде. Хәзер программалар төрле. Бер төбәктән икенчесенә күчкәндә, әйтик, Казан эчендә үк укучы мәктәп алыштырса, төрле авырлыклар белән очрашырга мөмкин. Йә ул алга киткән була, йә артта калган. Алга таба эчтәлек бер булачак. Шунысы гына сагайта: укытучыларның иҗадилыгын киметүгә генә китермәсен иде, – ди Роза Вәлиева.
Иннополис лицеенда эшләүче Арман Костанянның да фикерен белештек.
– Миңа калса, без кирәк булмаган проблеманы хәл итәбез кебек. Мәктәпләр төрле бит. Махсуслашкан мәктәпләр, лицей, гимназияләр бар. Барысы да бер калыпка туры килми. Никадәр рациональ алым булыр бу? Укытучыга күпме дәрес туры килүен белү өчен, завучтан да сорап була югыйсә. Төп проблема – укытучылар җитми, хезмәт хаклары аз. Укытучыга нормаль нагрузка булсын, кадрлар кытлыгын хәл итсеннәр иде. Бердәм хезмәт хакы ясасыннар әнә. Кайда укытуга карамастан, бертөрле булсын. Бу очракта барлык проблемалар да хәл ителәчәк. Җитмәү түгел, бер урынга берничә укытучы чират торачак. Авылда да белгечләр җитәчәк, – ди 2023 елда «Ел укытучысы» бәйгесендә җиңгән Арман Костанян.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat