«Үзебезне үзебез агулыйбыз»: туфрак белән дөрес эш итү буенча агроном Насих Гыймадиев киңәшләре

Туфрак ул – тере организм. Аның белән эшләүнең үз җае, тәртибе бар. Балтач районының Алан авылында гомер кичерүче агроном Насих Гыймадиев, туфрак белән дөрес эш итмичә, үзебезне үзебез агулыйбыз, дип борчыла. Бу җәһәттән ул редакциябезгә хат та юллаган.

Туфрак ул – организм

Бер гектар сөрүлек катламында уртача ун тонна микроорганизм барлыгын белә идегезме? Туфракта булган 7 төркем микроорганизмның үз эшчәнлеге һәм максаты бар: органик калдыкларны эшкәртү, атмосферадан химик элементлар алу һәм башкалар. Аларның бурычы – экологик чиста продукция ясау. Табигый болыннарда туфракның үзен көйләве шулхәтле яхшы башкарыла ки, бер авыру үсемлек тә очрата алмыйсың. Бабаларыбыз чәчү әйләнешләре ясаганнар, төрле культурага төрле агрочаралар кулланганнар, табигать кануннарына буйсынып, чиста продукция җитештергәннәр һәм кулланганнар, сәламәт тормыш алып барганнар. Бүген исә фән нык алга китте: күп төрле агу-химикатлар – ашлама, биопрепаратлар саны бик күпкә артты, шунлыктан чәчү әйләнешендә файдаланыла торган агрочаралар да үсемлеккә кыенлыклар тудыра.

Бактерияләр – дусмы, дошманмы?

Тәҗрибәләрдән һәм күзәтүләрдән чыгып, шуны әйтергә мөмкин: туфрактагы, үсемлекләрдәге, терлекләрдәге һәм кешеләрдәге үзгәрешләр бер үк юнәлештә бара, ягъни табигать законнары, шул исәптән биология, микробиология һәм медицина кануннары бер үк. Бу үзгәрешләр табигатьтә бактерияләр эшчәнлегенең тулы бер циклда башкарылуыннан гыйбарәт. Бактерияләр туфрактан – игенгә, игеннән – терлеккә һәм кешегә, ә аннары кабаттан туфракка кайтып, даими бер әйләнештә яши.

Без, шушыларны аңлап җиткермәгәнгә, табигатькә дә, үзебезгә дә чиксез зур зыян салабыз.

Башта тикшерәсе

Кызганыч ки, бүген барлык хуҗалыкларда диярлек туфракка бары тик 5 елга бер мәртәбә генә анализ үткәрелә. Шуңа карап, ел саен бер төрле генә ашлама бирәләр. Бу бит бөтенләй дөрес түгел! Эш шунда ки, бактерияләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә химик элементлар гел үзгәреп тора, димәк, анализлар да бик тиз искерә. Бактерияләр бит алар үсемлекләр өчен үзенчәлекле «пешекче»ләр булып тора. Саны күп булган саен, бактерияләр үсемлекләргә «ризык»ны күбрәк һәм төрлерәк итеп әзерләп тора.

Медицинада да шул хәл! Әйтик, табиб та аллергиядән интегүче кешенең башта авыру сәбәбен ачыклый, шуннан соң гына дәвалау юлларын билгели. Медицинада да кан анализлары 10 көннән соң яраксыз булып табыла, чөнки бактерияләр аларны 10 көн эчендә үзгәртә дә куя. Игенчелектә дә шул ук тәртип үтәлергә тиеш! Анализлар үткәрелмәгән килеш басуга орлыкларны чәчү сукырларча эш итүгә тиң.

Без бит – табигать балалары

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өлкәсендә эшләүче агрономнар өчен укулар оештыралар, әмма бу укулар ахыр чиктә рекламага кайтып кала. Һәркем үз препаратын, ашламасын тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, агрономнарны ялгыш юлга этәрәләр. Алар, аны-моны тикшереп тормыйча, төрледән-төрле матдәләрне туфракка кертергә тотыналар. Шуның белән ашлама, препарат, фунгицид кушылган тулы бер катнашма барлыкка килә.

Кырга культураларны алдан яхшылап тикшермичә чәчү, беренчедән, туфракның экологик торышын боза, икенчедән, бу хәл финанс ягыннан хуҗалыкны бөлгенлеккә төшерә. Мәсәлән, болында үскән табигый үлән бер вакытта да авырмый, чөнки табигать үзен үзе көйли. Кеше исә, кырларга артыгы белән ашлама, фунгицид һәм башка матдәләр кертеп, файда эшлим дип, күп очракта зыян гына сала.

Моны коллегалар дөрес аңласын иде! «Без дәүләт стандартлары белән эшлибез, безнеке дөрес», – дип уйламасыннар иде алар. Бу бит техника ясау гына түгел, анда, чыннан да, дәүләт стандартлары таләпләрен үтәү кирәк. Игенчелектә исә табигать законнарын истән чыгармаска кирәк. Без бит – табигать балалары!

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү