Сугыш ветераны: «Балачакны дошман урлады»

Бөгелмәнең бүген исән булган бердәнбер сугыш ветераны Гыйлемхан Мияссәров Казанда яши. Аңа 99 яшь тулачак. Быел Җиңү парадын Казанда каршыларга исәпләп торса да, ул озак еллар хезмәт куйган Лениногорск районы ветеранны үзләренә кайтару җаен тапкан. Бу көннәрдә Гыйлемхан абый биредәге ял йортында сәламәтлеген ныгыта. Монда ул үзе генә түгел, улы Равил гаиләсе белән килгән.

– Бүгенгене күрермен дип уйлаган кеше түгел мин. Шөкер, Аллаһы Тәгалә миңа гомерне биргән, – ди Гыйлемхан абый. – Сугыш безнең гаиләне кызганмады. Ике абыем, ике җизнәм яуда ятып калды. Бер абыем контузияләнеп исән-сау кайтса да, озак яши алмады.

Гыйлемхан 14 яшеннән колхозда эшли башлый. Атлар карый. Язгы кыр эшләре вакытында чәчүдә катнаша. Бер эштән дә куркып тормадык, ди үзе.

– 17 яшем тулгач, армиягә чакыру килде. Безне товар поездында алып киттеләр. Юлда 17 тәүлек булдык. Бик озак барылды. Ашарга да бер нәрсәбез калмады. Килеп җитүгә, укыта башладылар, – дип искә ала ветеран. – Тамак та туя башлады. Ак ипи белән майга кадәр бирәләр иде.

Гыйлемхан абый сугышта техника өчен җаваплы кеше була. Башкалар йоклаганда, төнлә йөри алар. Дошман белән күзгә-күз очрашкан чаклары да күп була.

– Сугыш беткәч тә, өйгә кайта алмадык әле. Барлыгы 7 ел хезмәт иттем. Шуның 6 елга якыны Иран чигендә узды, – ди ветеран. – Ул еллар турында хәзер генә сөйләү җиңел кебек. Йөрәкләргә үткән, бәгырьләрне теткән вакытлар иде алар.

Гыйлемхан абыйның алдагы тормышы матур була. Туган якка кайткач, нефть фронтында хезмәт куя. Оператор булып эшкә урнаша. 17 ел кара алтын чыгара. Аннары аны Кодаш авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Соңрак язмыш аны Лениногорскига, «Иркеннефть» идарәсенә алып килә. Лаеклы ялга шуннан китә.

– Сугыштан кайтуга әти әнигә өйләнә. Алар күршеләр генә булып яшәгәннәр. Әниебез еш кына әтинең апасы янына кунакка кереп йөргән. Менә шунда чибәр һәм үзеннән бик күпкә яшь кызга әтинең күзе төшә дә инде. 28 яшендә өйләнә әти, – дип сөйли улы Равил. – Матур итеп җырлаган, гармунда уйнаган егетне әни күптән ошаткан була инде.

Алар өч балага гомер бирә. Кызганыч, олы уллары Рафаил 2009 елда юл фаҗигасендә һәлак була. Аннан соң туган кызлары Әлфирә озак еллар Лениногорск район хастаханәсендә эшли. Равил абый исә әтисе юлын сайлый, нефтьче була.

– Әти белән әнигә бик рәхмәтлебез. Алар безне үз мисалларында тәрбияләп үстерделәр. Безнең гаиләдә хөрмәт һәм ярату яшәде, – ди Равил абый. – 2022 елда әниебез вафат булды. 92 яшь иде аңа. Шуннан соң әтине ялгыз калдырмадык, үзебезнең янга Казанга алып килдек. Әтиебез кадерле булып яши. Хатыным Нурия дә «әти» дип өзелеп тора.

Гыйлемхан абыйның күзләре начарланса да, әле дә телевизор карый икән. Сурәтен күрмәсә дә, тавышын тыңлый, ди. Дөнья хәлләрен белеп тора, сәясәт белән кызыксына. Хоккейны бер дә калдырмый, ди улы.

– Үз аягында, үз акылында әти. Мин моны, матур картлык, дим. Сугыш ачысын күрсә дә, нык булган. Күңеле чиста аның. Тормышны яратып яши, кешеләрдә гел яхшылык күрә, – ди улы.

99 яшен тутыручы Гыйлемхан абый әле дә җор күңелле. Моңаеп утырырга вакыты да юк аның. Буш вакытында кулына гомерлек юлдашы – гармунын ала. Казанда чакта авылын сагына икән. Төшләремдә гел шунда инде мин, ди.

– 42 яшемә кадәр көрәшеп йөрдем. 18 мәртәбә авыл Сабан туенда батыр калган кеше мин. Әле дә көрәшкән кешене күрсәм, йөрәк җилкенеп куя. Кем әйтмешли, дәрт бар, дәрман юк. Әмма үкенерлек итеп яшәмәдек. Авыр еллар аша узсак та, рухыбыз нык булды. Бирешә белми торган буын булып үстек. Әле дә яшәргә исәп, – ди ул. – Бу кадәр игътибар, хөрмәттә яшәү – үзе бәхет. Балаларыма да чиксез рәхмәтлемен. Телевизор кушкан саен бер теләк телим: илләр тынычлансын иде. Ир-егетләребез гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Моннан 80 ел элекке кебек, тагын Җиңү мизгелләрен күрә алсак иде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү