Махсус хәрби операциягә Актаныш районының Яңа Әлем авыл җирлегеннән (ике авыл керә) 20 кеше киткән. Тагын унысы шушы авыл егетләре булсалар да, читтән китүчеләр. Кызганыч, тугызы һәлак булган, өчесе хәбәрсез югалган. Солдатлар арасында сугыш авырлыгын үз җилкәсендә татып, бүген яңа тормышка ияләшеп килүче Илсур Зәкиев тә бар. Аның белән СВОда күргәннәре, тыныч тормыш, өмет һәм ышаныч турында сөйләштек.
– Мин 2003 елда, диплом алган көнне үк, армиягә повестканы үзем кереп алдым. Башта Самарада 5 ай укулар уздык, аннан соң Чечняга җибәрделәр. Анда хәрби хезмәт вакыты чыгуга ярты ел калгач, контракт төзедем. 2006 елда авылга кайттым. Ярты елдан соң кабат контракт төзеп, Карачай-Черкес Республикасына киттем. Анда бер еллап хезмәт иткәч, Владимир өлкәсендә укып, кече лейтенант исемен алдым да, Ерак Көнчыгышка җибәрделәр. 2010 елга кадәр шунда хезмәт иттем. Аннан кайтып, авылда ветеринар булып эшкә урнаштым, Ветеринария академиясенә читтән торып укырга кердем.
– Махсус хәрби операциядә катнашырга да үзегез теләп гариза язгансыз икән..
– Мин берничек тә читтә кала алмый идем. Махсус хәрби операция башлангач, күп кенә авылдашларны, таныш егетләрне озаттым. Үзем дә – офицер, яу кырларында алынган тәҗрибәм дә бар. Файдам тиясен белгәнгә, күңел барыбер шунда тартты. Өлешчә мобилизация башлангач, чакыру көттем-көттем дә хәрби комиссариатка үзем сорап барырга булдым. «Сиңа әлегә юк», – дип, кайтарып җибәрделәр. 1 ай узгач, 26 октябрьдә тагын бардым. Бу юлы инде рапорт яздым да икенче көнне чыгып та киттем. Казанда да озак тотмадылар. Укулар, әзерләнүләр булмады. Өч көн узгач, 29 сентябрьдә үзем авылдан озатып калган егетләр белән Украина ягына чыгып киттек.
– Өйдәгеләр ничек кабул итте?
– Иң авыры әнигә әйтү булды. Документларны да аңа сиздермичә генә җыйдым. Кичен әйттем дә иртән юлга кузгалдым. Әле анда да бөтенесен әйтеп бетермәдем. «Казанда артиллеристларны укытырга гына барам», – дидем. Әни ышанды инде. Ләкин дөресен белгәч, авыр кичерде.
Башта ук Луганскига эләктек. Икенче көнне ява башлаган яңгырлар ун көн дәвам итте. Окоплар казылмаган, учаклар ягарга ярамый. Ул чакта суык, тоташ яңгырлар, юеш теңкәгә үтте. Гел күченеп йөрдек, ә күченгән саен окоп, блиндаж казырга, яңа шартларга ияләшергә туры килде. Ашамыйча да түзеп була, тик сусызлык авыр булды. Машиналар кереп җитә алмый. Үзебездә дә бер техника да юк иде. Башта мине 9 нчы ротаның командиры итеп куйганнар иде. Соңыннан медицина взводын алырга тәкъдим иттеләр. Бу өлкәдә бераз тәҗрибәм дә бар иде, минага эләгеп яраланган егетләрне дә яу кырыннан шактый алып чыгарга туры килде. Ә инде 2023 елда үзем дә дрон һөҗүменә эләгеп, туган якларга яраланып кайттым. Озак вакыт хастаханәләрдә яттым, әле дә аягым авырта. Шулай да өйдә ятасым килмәде, кабаттан эшемә чыктым.
– Үлем турында еш уйландыңмы?
– Юк. Башта, килеп эләгүгә, аңлау бик булмый әле. Ә аннары уйларга вакыт та юк. Үзеннән-үзе яшәү өчен көрәш башлана. Куркыныч һәр җирдә сагалап тора. Бу – роботлар, дроннар сугышы. Чечняда автоматка каршы автомат бара иде. Һәлак булучыларның да, яраланучыларның да якынча 90 проценты дроннардан харап була. Миналар да башка. Аларны күреп тә булмый, сакланып калу да читен. Ә сугыш үлемсез булмый инде ул.
Анда билгесезлектән дә яманы юк. Андый чакларда без туган якларга, өйгә кайтуны күз алдына китерә идек. «Менә хәзер сугыш бетте, чыгасыз», – дисәләр, каян, ничек кайтабыз? Кайткач, кемнәр каршы ала, ниләр эшлибез, кемнәр белән күрешәбез, ниләр ашыйбыз, дип, күңелне күтәрә идек. Шуларны уйлаганда сугышның авыр вакытлары бераз булса да онытылып тора иде. Ярты ел дәвамында телефоннардан файдаланырга ярамады безгә. Бераздан телефоннарны җибәрделәр, үзебез спутник антеннасы сатып алып урнаштырдык та, ара-тирә шуны кушып, сөйләшеп алдык. Якыннар белән бер-ике сүз генә язышып алу да олы бәхет иде.
Туган якта ниләр булганын, безнең турында ничек кайгыртуларын белеп тордык. Егетләргә ярдәм итәргә тырышучылар күп. Шул ук вакытта илнең нинди сынау узганы хакында уйлап карамаучылар да юк түгел. Әллә нинди мәгънәсез, оятсыз тамашалар оештырып ятучылар турында тагын ни дисең?
– Нәрсәне онытып булмый?
– Хәтергә тирән кереп калган вакыйгалар күп инде. Яхшысы да, яманы да. Иң авыры – егетләрне югалту. Килгәннең беренче көнендә үк ике егетебез аяксыз калды. Алар бик кызганыч булды. Егетләрне тыныч җиргә үзем алып чыктым. Шул сукмакның ян-яннарында 15 см ераклыкта гына миналар тезелешеп ятканлыгын саперлар килгәч кенә белдек. Ул чагында Аллаһы Тәгалә саклаган булган инде үземне.
– Хәзер дә егетләр белән аралашып торасызмы?
– Әйе, Актаныш, Минзәлә егетләре белән аралашып торам. Авыр хәбәрләр килә инде. Әле күптән түгел генә бергә киткән Аю авылы егетен алып кайтып җирләделәр. Хәбәрсез югалучылар, дөресрәге, шунда ятып калучылар да бик күп. Аларны әлегә алып чыгып кына булмый. Ләкин ул егетләрнең җәсәдләрен барыбер якыннарына алып кайтачаклар. Ышанырга һәм көтәргә генә кирәк. Хәзерге вакытта яу кырында булган солдатларның да хәлләрен белешеп, кирәк әйберләрен җибәреп кенә торабыз. Ә анда гуманитар ярдәм бик нык сизелә.
– СВОдан соң тормышыгыз ничек үзгәрде?
– Кеше арасында йөрү тормышка кайтуны җиңеләйтсә дә, төнлә йокы юк. Тегендә дә төннәр бик тынгысыз уза иде. Нәрсә үзгәрде дигәннән, тормышка тагын да җитдирәк карый башладым. Үзем өчен иң төп ачышым: «Син бу дөньяга бер генә киләсең. Кем өчендер, нидәндер качып, кеше сүзеннән куркып яшәргә кирәкми». Кеше бүген бар, иртәгә – юк. Үлемнең шулкадәр янәшә йөрүен сугыш кыры тагын бер кат дәлилләде.
– Бүген яу кырыннан яраланып кайтучы егетләр нинди ярдәмгә мохтаҗ?
– Аларга хәзер яхшы тернәкләнү узу, психологик ярдәм кирәк. Соңгысының бер нинди дә ояты юк. Сорарга кыенмаска, үз эчләренә бикләнергә ирек бирмәскә генә кирәк. Тегендә гуманитар ярдәм белән булышкан шикелле, халык монда да егетләргә игътибар, җылы сүзне кызганмасын иде. Төрле чараларга чакыру да безгә көч бирә, күңелне күтәрә. Ә инде бүген шунда булганнарның гаиләләренә сабырлык кына тели алам. Нинди генә очракта да, өметне өзмичә, ышанып көтәргә, бирешмәскә кирәк. Һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнар кебек үк исәннәр дә догага мохтаҗ. Менә шуны онытмыйк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat