Беләм: бу сүзләрне укыган кеше, уйлап та тормыйча, кортлаган гөмбәне кем ашасын инде, дип әйтеп куячак. Әмма, белгечләр әйтүенчә, мондый гөмбәләрнең кеше организмына зыяны юк икән. Әмма аларны ашаучылар бармы, юкмы – монысы инде икенче мәсьәлә. Шул ук вакытта күрер күзгә матур гына тоелган табигать сыеннан агуланучылар турында ишетелгәли башлады, чөнки Россиянең урта полосасында гөмбә җыю сезоны җитте.
Гөмбәне белеп җыю ул – сәләт кенә түгел, һөнәр. Белер-белмәс бу эш белән шөгыльләнергә ярамый. Әмма гөмбәче булмасак та, без мәктәптәге биология дәресләреннән үк аларның өч төргә бүленгәнен яхшы беләбез: ашарга яраклы, шартлы төстә ашарга яраклы һәм ашарга яраксызлар. Беренчеләрен эшкәртелмәгән килеш тә ашарга мөмкин. Безнең киңлекләрдә аларның якынча 300 гә якын төре бар. Икенчеләрен озак итеп суда тотарга, пешерергә кирәк. Өченчеләре турында исә аңлатып тору да кирәкми: агулы дигәч, агулы инде. Шуны истә тотарга кирәк: гөмбә белән агуланудан дәвалау ул бик катлаулы, кайбер очракларда үлемгә дә китерергә мөмкин.
Билгеләре
Укшыта, эч китә, хәл начарлана. Авыр очракларда йөрәк-кан тамырлары системасы, үзәк нерв системасы (аң бутала, көзән җыера), бавыр, бөер зарарланырга мөмкин.
Ярдәм
Агуланган кешене күрсәгез, әлбәттә инде, беренче булып «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк. Тик аның килеп җиткәнен кул кушырып көтеп утырасы түгел. Токсиннарның яки агулы матдәләрнең организмга үтеп керүен тоткарлау өчен ашказанын юдырту эшенә тотыныгыз. Моның өчен зыян күргән кешегә аз-азлап 4–5 стакан су эчерегез, аннан соң тел төбенә бармак яки берәр шома әйбер белән басып укшытыгыз. Бу процедураны берничә тапкыр кабатласаң да яхшы. Ашказанын юдыртканнан соң активлаштырылган күмер яки берәр энтеросорбент бирегез. Әгәр агуланганга шактый вакыт үтсә, ярдәм килеп җитмәсә, токсиннарны эчәклектән чыгару өчен эчне йомшарта торган дару бирергә, клизма ясарга да мөмкин.
Игътибар! Диагнозны дөрес куеп, дәвалау тактикасын билгеләү өчен әле ашарга өлгермәгән гөмбәләрне табиб килгәнче саклагыз.
Нәрсәләрне белергә?
*Роспотребнадзор белгечләре әйтүенчә, шартлы төстә ашарга яраклы гөмбәләр дә куркыныч тудыра. Мәсәлән, тирес гөмбәсен (ягъни копринус, ул тышкы кыяфәте белән шампиньонга охшаган) спиртлы эчемлекләр белән кушып ашаса, кеше агуланырга мөмкин. Чөнки бу гөмбәдә коприн дигән матдә этил спиртын эшкәртергә ирек бирми.
*Үскән урыннарында төрле химик матдәләр, авыр металл тозларын сеңдереп утырса, ашарга яраклы гөмбәләрдән дә зыян күрүчеләр юк түгел. Шуңа күрә зур юллар, сәнәгать предприятиеләре янында гөмбә җыю белән мавыкмагыз. Бу паркларга да кагыла, чөнки чәчәк түтәлләренә сибелгән ашламалардагы химикатлар беркая да китми, шунда туплана гына бара.
*Карт, «ишелә башлаган» гөмбәләр дә, ашарга яраклы булуларына карамастан, куркыныч булырга мөмкин, чөнки «өлкәнәя» барган саен тукымаларының таркала барулары сәбәпле, аларда аммиак, фенол кебек матдәләр барлыкка килә.
*Җыйганнан соң берничә тәүлек буе яткан гөмбәләр дә куркыныч. Шуңа күрә алып кайту белән чистартырга һәм эшкәртеп куярга кирәк.
*Теләсә кем сүзенә ышанып, теләсә нинди гөмбә сатып алмагыз. Кайдан җыйганнарын барыбер төгәл генә әйтмәскә мөмкиннәр. Ә рәсми базарларда, ярминкәләрдә гөмбәләр сыйфатын билгели торган экспертиза үткәрелгәннән соң гына сатуга чыгарыла.
Шулай да без, табигать сые дип, юл кырыйларында сатып торучы әбиләрнең чиләкләренә күз салырга күнеккән. Ышанабыз инде. Әмма бу ышанычның ахыры хәерле булмаска да мөмкин шул. Үземнең дә шундый хәлгә юлыкканым бар.
Бервакыт шулай шәһәр читендәрәк юл аша чыгып барам. Үләннәр чабылмаган, тирә-якка чәчәк исләре таралган. Каршыма пакет тоткан бер ир-ат килеп басты. «Гөмбә сатам. Аласызмы?» – ди бу. Кызыксынып карыйм, ашарга яраклы гөмбәләр кебек. Яңа җыелган, исләре борынны кытыклап тора. «Кайдан җыйдыгыз соң?» – дим. Бераз салмыш та иде бугай, яшереп торырга кирәк дип тапмадымы, әллә инде аны-моны абайламадымы: «Менә бит аяк астында», – диде. Иелебрәк карасам, чыннан да, күренә гөмбәләр. «Монда машиналар йөри бит, бензин исе сеңә, җыярга ярамый», – дип акыл сата башладым. «Бер шешә сыралык кына акча кирәк иде», – диде ул һәм базарга таба юл тотты. Кем белә, бер тапкыр авызы пешкәч, ул гөмбәсен урманнан җыйдым дип тә әйткәндер, бәлки берәрсе ышангандыр да…
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat