Кытайча тынычлык урнаштыру: дөньякүләм икътисад мәтәлчегеннән котылу мөмкинме?

Россиялеләр озаклап ял һәм бәйрәм иткән үткән атнада дөньякүләм вакыйгалар динамикасы көчәйде. Вазгыятьнең безнең өчен начар ягы шунда: киеренкелек Россиянең чик сызыклары буйлап үтә һәм Россия – Украина конфликты булудан туктап, Россия – Көнбатыш, Кытай – Көнбатыш бил алышуына әверелеп бара.

Сүз турыдан-туры кораллы бәрелеш турында бармый. Әмма Байденның Польшадагы чыгышы ачык күрсәтә: Россияне стратегик тар-мар итү һәм аның югары җитәкчелеген хөкемгә тарту максаты ачыктан-ачык куелды. Моның өчен көнбатышлылар Россиягә икътисадый басым ясауны көчәйтергә җыена. Авырлык белән булса да санкцияләрнең унынчы пакеты кабул ителде. Яңа пакет нигездә элекке санкцияләрнең үтәлешен контрольгә алуны күздә тота. Мәскәү, зур гына югалтулар белән булса да, тыюлар киртәсе аша сикереп чыгуның юлларын таба. АКШ Россия корычына һәм алюминийга 200 процентлы пошлиналар кертте. Шуңа охшаш адымнарны Европа ясаган иде инде. Финанс системасына күпсанлы чикләүләр кертелде. Россиянең FATF – акча юдыруга каршы оешмада әгъза булып торуы туктатылды. Бу Киев таләбе белән эшләнде. Украиннар Мәскәүне кара исемлеккә кертүне үк сораган иде, әмма әлегә «туктатып тору» дигән формула гына кулланылды. Булган кадәресе дә Россиядән күчерелгән теләсә нинди акчаны «террорны финанслау» дип карарга мөмкинлек бирә.

Башында АКШ торган Көнбатыш коалициясе башка дәүләтләрдән Россиягә мөнәсәбәтләрен ачыклауны таләп итә. Моңа җавап итеп Согуд Гарәбстаны Украинага 100 миллион долларлык гуманитар ярдәм һәм 300 миллион долларлык нефть продуктлары бирәчәген игълан итте. Россиягә каршы коалициягә гарәп көнчыгышы кушылса, бездә хәлләр яман булачак.

Вакыйгалар кискен борылырга торган мизгелдә уен кырына Пекин чыкты. Компартия политбюросы әгъзасы, тышкы сәясәтне билгеләүче иң югары чиновник Ван И Европа дәүләтләрендә булганнан соң, Мәскәүгә килде һәм Путин белән очрашты. Россия – Украина конфликты Кытайга бик зур бонуслар да бирде, билгеле, әмма югалтулар да байтак. Чиннар конфликтны төгәлләүне куәтләүче як буларак уенга кушылырга тели. Си тарафыннан әзерләнгән 12 пунктлык Кытай планы игълан ителде. Бик матур сүзләрдән торган ул план тормышка ашмаячак, билгеле. Хәтта шул план нигезендә ике як килешү имзаласа да, берни дә барып чыкмаячак, чөнки пунктлар шундый итеп язылган: һәр як аларны үзенчә укый ала. Көнбатыш чин планын шунда ук кире какты. Байден аның Путин өчен сөенеч булачагын һәм Кремль лидерын сөендерергә теләмәвен әйтте. Шольц: «Анда Россия гаскәрләрен чыгару турында пункт җитешми», – диде. Евросоюз исеменнән Жозеп Боррель дә планда мөһим моментлар җитешмәвен ассызыклады. Көнбатыш Кытай Россиягә корал белән ярдәм итәргә тели дип шаулый һәм андый ярдәм күрсәтелсә, Пекинга дәһшәтле санкцияләр белән яный. Ул янау тормышка ашырылса, дөньякүләм икътисад мәтәлчеге озак көттермәячәк.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү