Балтач районының Арбор авылында селәүсән күргәннәр

“Ватсап” төркемнәрендә авылга селәүсән төшүе турында хәбәр таралды. Без инде урам уртасында йөрүче куяннарга, төлкеләргә ияләшкән дә идек. Селәүсен кадәр селәүсен бераз куркыта да бит әле. Урман хайваннары ни өчен авылга киләләр? Аларның кешегә зыяны юкмы? Әнә шул хакта Арбор авылында яшәүче аучы Самат Гатиятуллиннан сораштык.

– Безнең якларда селәүсеннәр күп. Ни хикмәт, минем үземә бер дә очраганнары юк. Аннары безнең урманнарда яшәүчеләре кешегә ташланмый аның. Тайгалардагылары гына усал була. Алар авылга килеп яшәсә дә, кеше күзенә күренмиләр. Рәхәтләнеп яшәп яталар. Сирәк очрыйлар, – ди аучы.
Селәүсеннәр куяннар белән туклана. Әлегә урманда кар калын, куяннар үзләре дә авылга йөриләр. Самат Гатиятуллин, селәүсеннәрнең авылда йөрүен ризык җитмәүдән, ди.
– Аларга ризык кирәк. Шуны эзләп йөри алар, – ди ул.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү