Аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин бу.
Язын урамда башлыксыз йөрү салкын тиюгә, ОРЗ, ОРВИ, гайморитка китерергә мөмкин. Шул сәбәпле безнең белән даими “яшәүче” хроник инфекцияләрнең дә көчәю куркынычы бар. Табиб-терапевт Людмила Лапа “РадиоSputnik” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Табиб шулай ук юеш чәч белән урамга чыкмаска киңәш иткән. Салкын тидерү белән яный бу чөнки, дигән белгеч.