Салкын тиюдән дәваланганда еш җибәрелә торган хаталар – табиб аңлатмасы

Табиб-терапевт фикеренчә, сулыш юлларындагы авырулар салкын тидерүгә бәйле булмаска да мөмкин.

Табиб-терапевт Александр Лаврищев “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә салкын тиюдән дәваланганда иң еш җибәрелә торган хаталарны санап үткән.

Белгеч фикеренчә, сулыш юлларындагы авырулар, туңып, салкын тидерүгә бәйле булмаска да мөмкин. Лаврищев сүзләренә караганда, башлыча алар вируслы яки бактериаль инфекциягә бәйле.
Табиб грипптан һәм коронавирустан прививка ясатуны чирләрне кисәтүнең нәтиҗәле ысулы буларак атап үткән. Прививкалар иммунитетны йомшартмый, ә менә чир йоктыру куркынычын киметә, дигән ул.
Лаврищев шулай ук ОРВИга каршы универсаль препаратларның булмаганлыгын искәрткән. Аның фикеренчә, грипптан һәм коронавирустан дәвалаучы дарулар башка вирусларны җиңә алмый. Шуңа күрә нинди дару эчәргә икәнен табиб кына билгеләргә тиеш.

Белгеч табибка күренмичә генә яки чирне кисәтү өчен антибиотиклар кулланмаска кирәклеген дә әйткән. Ул шулай ук тән температурасы 38 градустан артмаса да, үзеңне начар хис иткәндә, температураны төшерергә киңәш иткән.

Лаврищев аңлатып узганча, тагын бер ялгыш фикер – ул да булса йөкле хатын-кызларга һәм бала имезүче аналарга салкын тиюдән дарулар кулланырга ярамау. Хәзерге вакытта мондый хатын-кызлар өчен ОРВИдан бик күп дарулар бар, дип басым ясап әйткән ул.


Фикер өстәү