Табиб коронавирустан үлем очраклары артуның сәбәбен әйтте

Соңгы атнада Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны бөтен пандемия чорына караганда максималь дәрәҗәдә җиткән. Үлем-китем арту сәбәпләренең берсе – күпчелек кешеләрнең кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәмәве, дип саный табиб-терапевт, Ходанов исемендәге иммунокоррекция үзәге генераль директоры Людмила Лапа.

«Теләсә нинди инфекция вакытында иң мөһиме – эпидемиология шартларын үтәү. Метрода 20 кешенең икесе генә битлек кигән, калганнары юк. Бу мөһим роль уйный һәм үлүчеләр саны арта», – дип белдергән Лапа Sputnik радиосына биргән интервьюсында.

Белгеч сүзләренчә, килеп туган вәзгыятьтә иң куркынычы – кешеләрнең аралашуны киметергә теләмәве. Коронавируска кешеләр җайлашкан «гадәти» инфекция буларак карарга иртә әле, дип тә өстәгән табиб.

«Без коронавирусны гадәти дип карарга күнектек. Бу шактый катлаулы инфекция, бөтен бәла дә шунда», — ди табиб.

COVID-19 белән бәйле үлем очраклары артуның тагын бер сәбәбе – авыручыларның хроник чирләре кискенләшүе. Хәзер авыруның катлауланып китүе элеккегә караганда авыррак уза.

«Мәсәлән, COVID-19 вакытында диабет та, кан тамырлары авырулары, аутоиммун авырулардан саналган ревматоид артриты авырулары кискенләшә», – диде Лапа.


Фикер өстәү