Табиблар аның хәлен, уртача, дип бәяли.
Бүген йорт түбәсеннән килеп төшкән бик зур кисәге астында калган туташның хәле – уртача. Бу хакта “KazanFirst” Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
“Хәле, канәгатьләнерлек, дип бәяләнә. Хәзер аны 7 нче шәһәр хастаханәсендә тикшерәләр”, – дип билгеләп үтелгән идарәдә.
Прокуратура әлеге хәл буенча тикшерү башлап җибәргән.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, бүген Казан үзәгендә – Горький урамында йорт түбәсеннән бу туташ өстенә бик зур боз кисәге килеп төшкән.