Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлатта ветераннарга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Тантаналы чара Норлат районында узды.
Мактаулы бүләкләрне Камил Сәмигуллин һәм аның тормыш иптәше Мәрьям Сәмигуллина алды. Алар инде 73 ел бергә яшиләр.