Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 2020 елда тугыз яңа фельдшер-акушерлык пункты һәм балалар онкологиясе үзәге төзү планлаштырыла. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Миңнеханова сөйләгән.
«Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» һәм «Балалар сәламәтлек саклау системасын үстерү» федераль программалары Татарстанда тугыз яңа ФАП һәм Балалар онкологиясе үзәген төзүне күздә тота», – дип аңлаткан ул.
Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә эшләнгән «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Аның төп бурычлары — эшкә яраклы халыкның үлем санын 100 мең кешегә 350 очракка кадәр киметү, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын 100 мең кешегә 450 очракка кадәр киметү, яман шешләрдән үлүчеләр санын 100 мең кешегә 185 очракка кадәр киметү.