КПРФ фракциясе депутатлары бишьеллык эшчәнлекләренә йомгак ясадылар. Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов уңышлар белән беррәттән кул җитмәгән эшләргә дә тукталды.
Уңышлар, димәктән, партия сафларының ишәюен әйтергә кирәктер. Алдагы чакырылышта коммунист депутатлар саны да ике мәртәбә артырга, ягъни, өчтән алтыга җитәргә мөмкин. Хафиз Миргалимов моңа “хакимият бүләге” дип карамый, тавышларны эш күрсәтеп “йолкып” алдык, ди. Россиянең төрле төбәкләрендә КПРФ йогынтысы артуын, хакимият партиясенең абруе төшүен әйтергә дә онытмады.
Оппозициядәге партия буларак, КПРФ ниләр эшләде соң? Иң элек ул илдәге пенсия реформасын тәнкыйтьләде. Иптәш Миргалимов әйтүенчә, Россиядә ирләрнең 48 проценты, пенсия яшенә җитмичә, якты дөнья белән бәхилләшә. Ә аларның акчалары кая китә соң? Кая китәсе билгеле инде. Мәрхүмнең илгә тырышып хезмәт иткәндә Пенсия фондында җыелып барган акчаларын, һич югы бер өлешен, аның балаларына, туганнарына бирергә иде, дигән фикердә ул. Мәсәлән, көнбатыш илләрендә мондый закон күптән эшли инде.
КПРФ сугыш чоры балаларына ташламалар, өстәмә түләүләр мәсьәләсен дә күтәргән иде. Хафиз Гаяз улы әйтүенчә, мондый закон Россиянең 24 төбәгендә эшли инде. Сугыш бит аерым төбәкләргә генә кагылмады, шуңа күрә Россия Президенты ихтыяры белән законны ни өчен бөтен ил күләмендә гамәлгә кертмәскә!
Әле бездә фатир ала алмаган сугыш ветераннары да бар икән. Депутатлар әйтүенчә, кайбер социаль мәсьәләләрне карау, закон кабул итү вакыты махсус сузылып килә. Әлбәттә, кул җитмәгән эшләр дә шактый. Аларны алтынчы чакырылыш депутатлары хәл итәргә тырышыр.
Артем Прокофьев Татарстан парламентының Федераль үзәк инициативаларына ияреп баруына риза-бәхил түгел. Инде менә алтынчы ел гражданнарның керемнәре кими. Җитмәсә хәерчеләрне төрле төркемнәргә бүлә башладылар һәм Татарстан тәҗрибә үткәрү полигонына әйләнде, ди.
Дөрес, депутатлар фикеренчә, Татарстан яшәү өчен уңайлы төбәкләрдән санала һәм республика җитәкчелеге, аерым алганда Президент Рөстәм Миңнеханов коммунистлар сүзенә колак сала. Хафиз Миргалимов Президент хәер-фатихасы белән башкарылган шактый эшләрне атады. Без аларны санап тормыйбыз, чөнки, үз вакытында яза бардык.
Үзләре әйтүенчә, Татарстан коммунист-депутатлары эшчәнлеген партия Үзәк комитеты югары бәяләгән. Ә төп бәяне халык үзе бирер.
Риман Гыйлемханов