Лилия Сәлахетдинованың Казанга кайчан кайтачагы мәгълүм булды

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинованың бәби табуы турында кичә хәбәр иткән кичә хәбәр иткән идек.

Лилия улын көмәнлелегенең җиденче аенда тапкан. Әлегә сабый кувезга урнаштырылган. Шунлыктан әни белән бәби әле бер айдан соң гына Казанга кайтачаклар.

Табиблар шагыйрәне һәрдаим куркытып, кисәтеп торса да, Лилия карарында нык торды. Чөнки ул аның иң зур хыялы иде.

Бар яктан сәламәт булганнар да тормышта үз юлларын таба алмый интеккәндә, Лилия күпләргә үрнәк була белде. «Ярдәм» мәчетендә җаваплы вазифаны башкарып, авыр хәлдәгеләргә ярдәм кулы сузды, шигырьләр иҗат итте.

Лилиянең тормышы могҗизалардан гына тора дисәң дә була. Аның иң зур хыялы — хаҗга бару була. Әлеге хыялы чынга аша. Андагы изге ташка кагылганда Ходайдан ул үзенә тормыш иптәше бирүен сорый. Әлеге хыялы да чынга аша. Һәр хатын-кызның иң зур хыялы — әни булу. Бу хыялы да чынга ашты Лилиянең.

Хәзер аның улы белән тернәкләнеп Казанга кайтуларын гына көтәргә кала.


Фикер өстәү