Волонтер Гөлфия Мотыйгуллина: «Әби-бабайларга дару китерү дә рәхәтлек хисе бирә»

Кемдер азык-төлек белән булыша, кемдер  матди ярдәм күрсәтә. Шул ук вакытта иҗат белән дә кешеләргә булышырга мөмкин. Татарстан Яшьләр хөкүмәтенең мәдәният мәсьә­ләләре буенча киңәшчесе, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» респуб­лика хәрәкәте штабы әгъзасы, «Я – ДоброТворец» проекты җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина шундый фикердә. Мондый кыен вакытта рухи яктан кешеләргә ничек ярдәм итеп була һәм бу ни өчен мөһим? Шул хакта үзе белән сөйләштек.

:: Ялгышмасам, хәзер сезнең җитәкчелектә ике онлайн-проект гамәлгә ашырылып килә?

− Әйе, аның берсе – «ДоброМир», икенчесе – «Музпривет». Аларның икесен дә мөһим һәм үзенчәлекле дип саныйм. Максаты бер – ярдәм итү. «ДоброМир» проектында чит ил студентлары Инстаграм-аккаунтта «туры эфир» аша  үз телләре, мәдәниятләре турында мәгълүмат бирә. Бу проектны «Солнечный» тернәкләндерү үзәге һәм «Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруда алмаш гаиләләр әзерләүдә ярдәм итүче республика үзәге» булышлыгы белән бергә тормышка ашырабыз. «Музпривет»ка килгәндә, монда теләгән һәркем катнаша ала. Уен коралында уйнап, җырлы сәлам тапшырырга кирәк. Сәламнәр картлар йортындагы әби-бабайларга барып ирешәчәк. Шулай итеп, җылы мөнәсәбәтне ерак аралар аша да җиткерергә мөмкин. Кемдер азык-төлек, дару ташып булыша. Мин үзем дә бу эш белән шөгыльләндем, #МыВместе проекты волонтеры булып саналам. Иҗат белән дә ярдәм итү мөмкин. Моңа өстәп, Татарстанда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте эшләп килә.

:: Кешеләргә мәдәни һәм рухи яктан ярдәм итү әһәмиятле һәм кирәкле дип саныйсызмы?

− «Безгә җыр төзергә һәм яшәргә ярдәм итә» дигән җыр сүзләре бар бит әле. Менә шундагыча инде: сәнгать, мәдәният кешегә дөньяның төрле чагында да ярдәм чарасы булып саналган. Кешенең рухи, мәдәни тормышын тулыландырып, аңа шул рәвешле ярдәм итүне кирәк дип саныйм. Һәр кешегә акча гына кирәк димәгән бит. «Я – ДоброТворец» проектын биш ел җитәклим. Иҗади «күчтәнәч»ләргә кешеләрнең ни дәрәҗәдә сөенгәнен ишетеп кенә түгел, күреп тә беләм мин. Бу гел  зур концертлар дигән сүз түгел. Баянга кушылып җырлау гына булсын ул, бу кешеләрнең күңеленә үтеп керә ала. Рәхмәт сүзләрен әби-бабайлардан да, бала-чагадан да ишетәбез. Ярдәмләшү – ярышу түгел бит ул. Без еш кына иҗади мастер-класслар белән төрле оешмаларга йөрибез. Кешеләрнең мәшәкать­ләрен иҗат аша азга гына булса да оныттыру – иң кулай ысул.

:: Социаль челтәрдә «туры эфир»лар үткәрәсез (Мәдәният министр­лыгы аккаунтында). Ихтыяҗ бармы соң?

− #неделякультурыдлямолодежи проектына ихтыяҗ бар. Бу атнада бе­лем бирү, иҗат оешмалары белән «туры эфир»лар каралган. Кеше­ләрдән хуплау сүзләре килә, алга таба да дәвам итүне сорыйлар. Мә­дәният, сәнгать – киң төшенчә. Аерым темаларга да уздыруны со­рый­лар әле. Алга таба ничек булыр, белмим. Бу инде дүртенче атна дә­вам итә торган «туры эфир»лар.  Бераз ял алырмын дип уйлап торам.

Эшемнән туйганга түгел. Физик яктан өлгермим. «Туры эфир»ны үземнең буш вакытымда уздырам. Моның өчен миңа түләүче юк.

:: Коронавирус волонтерларның, мондый проектларның кирәк булуын тагын бер кат исбат итте дияргә мөмкинме?

− Килеп туган вазгыять кешеләрне берләштерде һәм мондый хәлләр дә булырга мөмкин икәненә төшендерде. Бердәм булсак, барысына да ирешергә була. Миңа, мәсәлән, әби-бабайлар өчен дару китереп бирү дә рәхәтлек хисе бирде. Яисә кемгәдер онлайн рәвештә җырлау, ветераннар өчен ишегалдында концерт оештыру – болар минем өчен иҗат белән уртаклашу мөмкинлеге. Әлбәттә, мондый хәлләр башка кабатланмасын диясе килә. Барыбызга да бәхетле һәм сәламәт булырга язсын.

:: Пандемия кешеләрне нәрсәгә өйрәтте дип уйлыйсыз?

− Минемчә, сабыр булырга. Тагын бер мөһим нәрсә – кешенең шәхси мохитен ихтирам итәргә. Шулай ук якыннарга игътибарлы булыр­га. Хәзер күпләр, еракта булганнар да якынайды, бу мине бик шатландыра. Үзеңне яратырга да өйрәтте әле!

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү