Татар эстрадасының иң яшь, үзенчәлекле җырчыларының берсе Лия Шәмсина кияүгә чыга! Кияү — танылган саксофонист, музыкант, татар дөньясы өчен яхшы таныш булган, «Агыйдел» татар-башкорт дуслыгы җәмгыяте рәисе Маузир Гыйниятуллинның улы — Артур Mauzer Sax. Яшьләр истәлекле, дулкынландыргыч мизгелләрдән фотолар белән инстаграмда бүлештеләр.
Матур йолдызлы парга саф мәхәббәт, бәхетле озын гомер телибез.
Фото: инстаграм социаль челтәреннән