Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләргә яңа түләүләр тәртибен аңлатты

Россия Хезмәт министрлыгы июль аенда 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә яңа бер тапкыр бирелә торган түләүләр исәпләү тәртибен аңлатты. Бу хакта мәгълүмат ведомство сайтында барлыкка килде.

Шулай итеп, яңа түләүләр өчен узган айдагы кебек үк алым кулланылачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элек түләүне алган гаиләләр яңа гариза бирергә тиеш түгел. Түләүләр буенча карар Пенсия фондында булган мәгълүматлар нигезендә чыгарылачак.

Моннан тыш, әгәр гаилә тиешле түләүләргә гариза рәсмиләштермәгән булса, моны 1 октябрьгә кадәр эшләп була-акча ике ай эчендә килә.

Яңа түләүләрне гамәлгә ашыру 1 июльдән башлана.


Фикер өстәү