Мәскәүдә Татарстан көннәре уңаеннан үткәрелгән чараларда Рөстәм Миңнеханов катнашты

Разведчикларга – һәйкәл, көтелмәгән очрашу, 15 елдан соң Татарстанның бәһасез картиналарын кабат күрергә насыйп булу – Мәскәүдә узган Татарстан көннәре әнә шундый һәм башка вакыйгалары белән истә калды.

Әлеге чара уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә булды. Быел Татарстан көннәре ТАССР төзелүгә 100 ел тулу һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Әлеге чарада Татарстанның иҗат коллективлары, җәмәгать эшлеклеләре, иҗат әһелләре дә  катнашты.

Рөстәм Миңнеханов башта совет разведчиклары Исхак Әхмәров һәм аның хатыны Хелен Лоури каберләрендә һәйкәл ачуда катнашты. Ватандашыбыз Исхак Әхмәровның Бөек Җиңүгә зур өлеш кертүен, аның казанышлары дәүләт бүләкләре белән билгеләнүен искәртте. Мәскәү хөкүмәтенә һәм совет разведчикларына һәйкәл булдыру һәм урнаштыру проектын гамәлгә ашыруда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәтен белдерде.

Тантанада разведчикларның кызы Екатерина Әхмәрова, Россиянең тышкы разведка хезмәте директоры урынбасары Сергей Герасимов һәм Мәскәүнең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков катнашты. «Исхак Әхмәров кебек атаклы ватандашларыбыз эшчәнлеге киләчәк буыннар өчен үрнәк булып тора», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Мәскәүдәге Александр бакчасында да булды, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды. Әлеге чарада Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге, Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре, ветераннар катнашты. Рөстәм Миңнеханов шулай ук маршал Жуков һәйкәленә дә чәчәкләр салды.

Кызыл мәйданда көтелмәгән очрашулар да булды. Президент белән күрешергә дүрт тапкыр олимпия чемпионы Алексей Немов килде. Президент спортчының әйбәт формада булуын мактады. Немов та югалып калмады, «100 еллыкка әзерләнәбез», – дип җавап бирде.

Инде хәбәр иткәнчә, Татарстан көннәрендә сәнгатьнең һәр төре тәкъдим ителде. Мәсәлән, Третьяков галереясында «Казан шедеврлары. Рерихтан Кандинскийга кадәр» дигән күзгәзмә ачылды. Татарстанның Сынлы сәнгать музее бу чарага 48 картина тәкъдим итте. Белгечләр билгеләп үткәнчә, Казан музееның уникаль коллекциясен соңгы тапкыр 15 ел элек, «Россиянең алтын картасы» федераль күргәзмә проекты кысасында күрсәткәннәр. Быелгы күргәзмә ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан хөкүмәте, Россиядә Татарстан Республикасы вәкиллеге, Татарстан Мәдәният министрлыгы оештырган бу чара зур гала-концерт белән төгәлләнде.

 


Фикер өстәү