Сентябрьдән Россиядә компьютер техникасына бәяләр 10-20 процентка артачак, дип хәбәр итә «Известия».
Бәяләр арту – ихтыяҗ артуга һәм рубль курсы кимүгә бәйле дип аңлата белгечләр.
Ноутбукларга бәяләр 10 процентка, ә компьютер комплектлау җиһазларына бәяләр 20 процентка артырга мөмкин, дип фаразлана.
Бәя арту бөтен электрон техникага, шул исәптән Россиядә җитештерелә торган әйберләргә дә кагылачак.