Коллекторларга миллионнарча сумлык штраф кертергә җыеналар

Россия Хөкүмәте бурычка баткан кешеләрне куркытып-өркетеп, тормышына янап торган мәнсез, җүнсез коллекторлар өчен миллионарча сумлык штрафлар кертергә тәкъдим иткән. Шулай итеп, законсыз ысуллар белән бурыч түләттерергә маташу инде якын киләчәктә үк мондыйларга бик кыйммәткә төшәргә мөмкин, дигән сүз. Бу хакта “Российская газета” яза.

Шул ук вакытта кредит оешмалары өчен дә җаваплылык көчәйтелә. Ә инде кешеләрдән бурычларын акылга сыешмый торган юллар белән түләттерергә маташкан коллекторларны Федераль суд приставлары хезмәте ачыкларга тиеш булачак.
Хөкүмәтнең бу тәкъдиме халыкны болай да мөшкел хәлгә төшергән коронавирус пандемиясенә бәйле. Чиновниклар фикеренчә, кризис аркасында кешеләрнең бурычларын түли алмавы намуссыз коллекторларның тагын да ныграк котырынуына китерәчәк. Шуңа күрә штрафларны күпкә арттырырга кирәк. Сүз уңаеннан, закон проектында суд приставлары хезмәтенә өстәмә вәкаләтләр бирүнең күздә тотылуын да искәртик.
Соңгы вакытларда кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә коллекторларның кешелексезлеге, әхлаксызлыгы турында хәбәрләрнең ешаюын әйтеп үтәргә кирәк. Алар арасында ишек төбенә бурычлы кешеләрнең (хәтта балаларының!) портретлары белән матәм венокларын куеп китүчеләр бар икән хәтта.


Фикер өстәү