Башкортстанда югалган автобус йөртүче кызны тапканнар, тик мәетен генә.
КП-Уфа хәбер итүенчә, 26 яшлек кыз 3 сентябрьдән бирле элемтәгә чыкмаган. Кызны волонтерлар белән полиция хезмәткәрләре эзләгән. Кызганыч, аны исән килеш таба алмаганнар. Кызның мәете яшәгән урыныннан 3 км ераклыкта урманда табылган.
Ул үзенә кул салган, хокук сакчылары аның үлем алдыннан язган ике хатын тапканнар.