Бу хакта бүген – 16 сентябрьдә республика парламенты Президиумы утырышында мәгълүм булды. Киләсе утырышта депутатлар республика Премьер-министры урынбасарларын билгеләү турында Татарстан Президенты тәкъдимнәрен дә килештерәчәк.
“Без Премьер-министр кандидатурасын раслаячакбыз һәм вице-премьерлар кандидатураларын килештерәчәкбез. Шулай ук Татарстан Президенты Аппараты белән министрлар кандидатуралары буенча тәкъдимнәр әзерләргә дә өлгерербез, дип уйлыйм”, – диде республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мухаметшин.
Шушы ук көнне – 18 сентябрьдә Рөстәм Миңнехановның республика Президенты вазыйфасына керешү тантанасы узачагын да искә төшерик.