Пандемия шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итү буенча кабул ителгән чаралар үз нәтиҗәлелеген раслаган

Парламентарийлар пандемия шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итү буенча кабул ителгән чаралар үз нәтиҗәлелеген раслады, дип саный.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды. Парламентарийлар региональ салым ташламаларын бирүнең нәтиҗәлелеге, шулай ук коронавирус пандемиясе шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итү буенча дәүләт чараларын күрсәтү мәсьәләләрен карадылар.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, кунакларны сәламләп, «Алабуга» махсус икътисади зонасы район үсешенең төп факторы булып тора, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, «Алабуга» МИЗ да, аның резидентлары да социаль проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашалар. Быел акчаларның шактый өлеше коронавирус белән көрәшкән табибларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.


Фикер өстәү