Дмитрий Медведев табиб рецепты буенча даруларны бушлай бирү тәкъдиме белән чыкты

«Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев табиб язып биргән даруларны гражданнарга бушлай бирү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта партиянең порталында хәбәр ителә.

«Мәҗбүри дару иминияте механизмнарын кулланып, дәүләт акчасы хисабына барлык гражданнарны да табиб билгеләгән рецепт буенча дарулар белән тәэмин итү бурычын куярга», — дигән Дмитрий Медведев 2021 елда Дәүләт Думасына сайлауларга программа документын әзерләү буенча киңәшмәдә.

Төбәкнең дарулар базарында монополистларның өлешен чикләргә, «даруханә челтәре», шулай ук даруханәләр булмаган авыллар өчен «күчмә даруханә пункты» булдырырга кирәклеген әйткән ул.

Фармацевтлар сатып алучыларны кыйммәтле даруларның арзанлы аналоглары белән таныштырырга кирәклеге дә искәртелә.


Фикер өстәү