“Роспотребнадзор”, Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында, битлек киеп йөрү таләбен мәҗбүри төстә куйган. Илнең баш санитар табибы Анна Попова бу җәһәттән тиешле карарны имзалаган. “Россия Федерациясе территориясендәге кешеләргә халык күп йөри торган урыннарда, җәмәгать транспортында, таксида, парковкаларда, лифтларда сулыш органнарын саклау өчен гигиена битлекләрен киеп йөрүне тәэмин итәргә”, – диелгән документта.
Моннан тыш ведомство 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькәчә төрле тамашалар, күңел ачу чараларын үткәрүне һәм җәмәгать туклануы оешмалары эшчәнлеген тыйган.
Шулай ук җәмәгать транспортында, таксида һәм халык күп йөри торган башка урыннарда дезинфекция режимын көчәйтү тәкъдим ителгән.
Карар иртәгә – 28 сентябрьдән үз көченә керә.