Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясеннән вафат булды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлде», — диделәр министрлыкта.
1953 елгы хатын-кыз пневмония диагнозы белән хастаханәгә китерелә. Пациентның хәле полиорган җитешсезлек аркасында начарланган. Хроник авырулары булган.
1956 елны хатын-кыз да пневмония диагнозы белән хастаханәгә эләгә. Хроник авырулар аркасында аны дәвалау кыенлашкан.
Үлем сәбәпләре патологоанатомия эскпертизасы ярдәмендә расланган. Вирус идентификацияләнгән, диделәр ведомствода.